news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина энесен бишектән еккан булган

Җырчы энесе белән төшкән матур фото күрсәтте.

news_top
Зәринә Хәсәншина энесен бишектән еккан булган
https://www.instagram.com/zarina__khasanshina/

Зәринә Хәсәншина энесе белән төшкән матур фото куйган һәм энесен тәрбияләүдә өлеш кертүе турында язган.

«Үсә төшкән саен шушы баланы тагын да катырак яратам… Әллә картаям, әллә хисләр хәзерге яшьтә гел бүтән… Катырак кочаклый башласам, «апай, җитте инде» дип ачулана.

18 яшендә булса да, ул бит миңа һаман да кечкенә энем. Теге бишектә катырак селкетеп җибәреп, идәнгә аударып төшергән, койма арасындагы кычытканга ялгыш төшереп җибәргән, келәмдә «танцы на льду» биегәндә кулымнан ычкынып китеп идәнгә барып сыланган энем бит ул. Нәрсә генә күрмәде инде ул бала, тәрбиям көчле булды. Шуларга карамастан, бер-беребезгә булган җылы, туган җанлылык гомергә калсын», — дип язган ул.

«Төпчекләргә эләгә инде ул тәрбияләү ысуллары», — дип язган инстачы.

Зәринәнең энесен кызлар ошаткан. «Бик матур егет», «Разил чибәр», — дигән комментарий калдырган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар