Зәринә Асылкаеваның 10 килолы күлмәге самолетның багаж киштәсенә сыймаган
Җырчы Уфага очкан вакытта кызыклы хәлгә юлыккан.
Зәринә Асылкаева Уфага «Туган тел» каналының милли премиясен тапшыру тантанасына барганда кызык хәлгә тарыган. Җырчы 10 килолы күлмәген самолетның бернинди багаж кую киштәләренә дә сыйдыра алмыйча аптыраган. Ахырда, Зәринә стюардессаларны күлмәкне пассажир утыргычына куярга күндерә алган. Дөрес, күлмәк өч кешелек урынны алган.
Маҗаралы күлмәкне киеп премия алган фотоларын Зәринә инстаграмга урнаштырган. «Кайсы фото матуррак, кайсы күбрәк ошый?» — дип кызыксына яшь җырчы инстачылардан.