Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әзһәр Шакиров: «Татарны башкорт дип яздырган өчен дәүләт судка бирергә тиеш»

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров татарларны башкорт итеп яздыру, милләтнең язмышы, инкыйраз турында фикерләрен җиткерде.

news_top_970_100
Әзһәр Шакиров: «Татарны башкорт дип яздырган өчен дәүләт судка бирергә тиеш»

— Җанисәптә үзен татар дип яздыручының эчке горурлыгы булырга тиеш. Эчке горурлыкны җиңеп булмый. Андый кеше үз милләте өчен җанын бирергә әзер була һәм: «Мин шушы шушы милләт кешесе, мин — татар», — дип әйтә.

Ләкин бер әйбер бар: дәүләт эшендә эшләгән татарлар мәҗбүри языла, чөнки аларга шулай кирәк. Дәүләт җирендә эшлисең икән, буйсынмый хәлең юк. Ә Башкортстандагы дәүләт җитәкчеләре — башкортларның чын сакчылары.

Башкортстанда татарларны башкортлар итеп яздыралар, безнекеләр барып та, сөйләшеп тә карадылар инде… Ә нигә соң рус хөкүмәте шуны күтәреп чыкмый һәм судка бирми? Бүтән җирдә судка бирәләр бит, экстремистлар, фәләннәр, диләр. Ә нигә соң татарны башкорт дип яздырган өчен судка бирмиләр? Кем эшләргә тиеш аны? Рус дәүләте җитәкчеләре торып басып һәр милләт үз телендә үз теләге буенча язылсын, аңа бернинди киртәләр булырга тиеш түгел дип, әйтергә тиеш.

Әгәр рус дәүләтендә законнар булса, беркем дә: «Карале, татарлар башкортлар булып языла икән», — дип әйтмәс иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100