Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әзһәр Шакиров коронавирус турында: «Уйлап чыгарган булсалар да, илаһи көч җиңәчәк»

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров коронавирусны кеше уйлап тапкан дип уйлый. Вакцина кадату һәм вирусның ничек бетәчәге турында үз фикерен сөйләде.

news_top_970_100
Әзһәр Шакиров коронавирус турында: «Уйлап чыгарган булсалар да, илаһи көч җиңәчәк»
Солтан Исхаков

— Коронавирус лабораториядә уйлап чыгарылган, уйлап эшләнелгән әйбер. Лабораториядә эшләнгәч тә, аның таралуы мөмкин түгел дип уйлаганнар. Башта ул кешеләрне җәфаларга, дөньяга таратырга дип эшләнмәгән, «засекреченный» булган.

Кайдан киткән, ничек тарала башланган? Бу сорауга җавап бирә алмадылар.

Әгәр дә ул табигый - хайваннарда, кошларда булса, ул үсешкә ия була һәм шул үсештә туктый, дип аңлатты галимнәр. Ул кеше тарафыннан уйлап табылды микән, дип куркалар. Аны сынап карарга теләгәннәр.

Без хәзер вакцина кадата башладык. Вакцинаны алдың да, вирус сиңа эләкмәячәк дигән уй белән яшәргә кирәкми. Киләчәктә шушы вакцина ничек тәэсир итәчәген, нинди булачагын беркем дә белми. Көн саен йөзләгән кеше белән очрашам, күрешәм, аларның язмышына бәхетсезлек китерсәм?.. Үзең турында уйласаң — бер хәл, балаларың, иптәшләрең хакына булса да, үзеңә вакцина эшләтергә тиешсең. Менә бу кешенең намусыннан килә.

Ул вакытта киләчәктә нәрсә булыр икәнлеген, мин исән калырмынмы, авыру йогар микән дип, яшәгәнче, юк, мин кешеләргә бернинди зыян эшләмичә үләргә дә риза дип уйлау — икенче әйбер.

Курыкмагыз, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Коронавирус кемнедер алып китә, кемнедер калдыра. Әгәр дә ул «ат» кебек эшли икән, аны бернәрсә дә җиңә алмый. Аз гына чир бар икән, ул әйбернең тәэсир иткәне аңлашыла. Коронавирус шул чиреңә сине җәфаларга «ярдәм» генә итәчәк.

Сез ничек теләсәгез дә, табигать һәм кешелек законнарыннан читкә китә алмаячаксыз. Әллә нәрсәләр уйлап чыгарсагыз да, илаһи көч (Аллаһы Тәгалә) җиңәчәк. Нәрсә кылансагыз да, сездән тормаячак ул. Аллаһы Тәгаләне узып булмый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100