Зөһрә Шәрифуллина “Кая чаба бу гомер” җырын башкара
Зөһрә Шәрифуллина “Кая чаба бу гомер” җырын башкара
"Кая чаба бу гомер"
Җилкенәбез,
Ярсу аттай кабаланбыз
Тормыш биргән рәхәтлекне тоймый калабыз.
Кушымта.
Кабаланабыз, кая чабабыз,
Гомердән дә алда чабып кая барабыз?
Кабаланабыз, кая чабабыз?
Янып яшәр чагыбызны, матур вакытларыбызны
Күрми калабыз.
Карлар ява, кар акылыгын күрми калабыз
Җәйләр үтә, җәй гөлләрен өзми калабыз.
Куып тота алмаган беркем, дөньяны куып
Яшик бүген - яшәп булмас яңадан туып.
Кушымта.
Җылы сүзләр әйтелмичә кала түгелме,
Кырыс дөнья күңелләрне баса түгелме?
Бер тукталып зәңгәр күкләргә карыйк әле
Тутырып күзләребезгә бер карыйк әле.