Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөһрә Шәрифуллина: “Экрандагы яшь чагымны күреп, чак еламадым”

Зөһрә Шәрифуллина “Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” ретро концертыннан соң “Татар-информ”га үз фикерен әйтте.

news_top_970_100
Зөһрә Шәрифуллина: “Экрандагы яшь чагымны күреп, чак еламадым”

– Ретро концертта башкарган “Яшәргә дә әле яшәргә” җыры минем визит карточкам ук булмаса да, халык бик ярата. Мин аны кешегә теләк кебек башкара идем. Бу җырны җырлаганда күз алдыма аның авторы Марсель Гыймазетдинов килеп баса. Ул бик иртә вафат булды. Менделеевск районыннан иде.

Мин бүген экранга бер генә тапкыр карадым. Аңа таба борылган булсам, җырлый да алмыйча елаган булыр идем, мөгаен. Шаккаткыч. Гомер ничек үтә икән. Нинди булганбыз бит, хәзер олыгайдык инде. Ул чактагы фотоларны, язмаларны күргәч, үзеннән-үзе моңсу булып китә, күздән яшьләр тәгәри. Ләкин нишлисең, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Нинди генә җыр җырласак та, нәрсә генә эшләсәк тә, яшьлеккә кире кайтып булмый. Вакытны кайтарып булса, яшьлекнең кадерен бик белер идем. Хәзер инде шушы олыгайган вакытның, калган гомернең кадерен белергә кирәк.

Ә гомер елгасы  бик тиз ага. 14 октябрьдә Филармониядә Азат абыегызның 60 яшьлек юбилее узачак, шул мәшәкатьләр белән йөрибез. Яңа җырлар иҗат иттек. 150 җырдан торган дискым чыкты, - диде Зөһрә Шәрифуллина.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100