Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз орлыгыңнан үстергән яшелчә, бәрәңгене саткан өчен штраф кертелә дигән сүз дөресме?

Үзең әзерләгән орлыктан үстергән яшелчәләрне, шулай ук бәрәңгене сатучыларга штраф кертелә икән дигән хәбәр таралды. Рус телле сайтларда, үзең әзерләгән орлыктан үскәнне үзеңә генә ашарга ярый, ике чиләк сатсаң да, штраф кертелә икән, дип язалар. Орлыкка бәйле сорауларга Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгече җавап бирде.

news_top_970_100
Үз орлыгыңнан үстергән яшелчә, бәрәңгене саткан өчен штраф кертелә дигән сүз дөресме?

Күп кенә интернет язмаларда һәм социаль челтәрләрдә дә орлык сату һәм сертификацияләнгән орлык утыртмаган очракта штраф билгеләнү турында күп төрле имеш-мимешләр йөрде. Орлыкка бәйле бөтен сорауларга да Татарстан Республикасы буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең орлыкчылык филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин җавап бирде:

Орлыкны чәчәр алдыннан тикшерү, аны документлаштыру, сыйфатын тикшертү кебек бөтен таләпләр дә федераль законда каралган. Ә аны үтәү йорт яны участогында бакча утыртучыларга кагылмый.

Әгәр дә сез үзегез өчен алдагы елдан алып калынган чәчүлек бәрәңгегезне кулланасыз икән, бу закон сезгә кагылмый.

Орлык саткан очракта сез эшмәкәр буласыз, һәм бу вакытта законда каралган барлык таләпләр дә үтәлергә тиеш. Орлык сатыла икән, сатучы аның сыйфатын тикшереп сатарга һәм сатылган орлыкның сыйфаты өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш. Күләме күпме булуга бәйле түгел - 2 чиләкме ул, әллә ике тоннамы.

Орлыкны сатканчы аның сортына туры килүе, сыйфаты, чирләре һәм орлыктагы исән булган кортлар — барысы да тикшерелә. Сертификацияләнмәгән орлык сатканда хокукны бозган өчен 500 сумга кадәр штраф салу каралган. Орлык сатам диючеләр төрле лаборатория тикшеренүләре үтәргә тиеш.

Җыеп алынган уңышны сату орлыкчылыкка кагылмый. Бу очракта эшмәкәр продукция сата. Аның үз таләпләре бар. Мәсәлән, азык-төлектә пестицидлар, авыр металлар һәм башка шундый зарарлы матдәләрнең калуы, аның куркынычсызлыгы тикшерәлә, кеше агуланмасын өчен химик анализ ясала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100