Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз әнисе дә, уллыкка алган гаиләсе дә ташлаган бала үлгән

Баланы химиотерапиягә алып килеп, калдырып киткәннәр.

news_top_970_100
Үз әнисе дә, уллыкка алган гаиләсе дә ташлаган бала үлгән
Башкортстанда "Безнең балалар" фонды карамагында яшәүче нәни кызчык үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Лиана Даун синдромы белән туган. Балалар тудыру йортында аннан әнисе баш тарткан. 

Бераздан соң баланы башка гаилә уллыкка алган. Лиананың яңа авыруы барлыкка килгәч, бу гаилә дә баладан баш тарткан.

Уллыкка алган гаилә баланы химиотерапиягә алып килгән һәм шунда калдырып киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Онкогематология бүлегендә баланы "Безнең балалар" фонды кешеләре тәрбияләп торган. Табиблар берничә айдан савыга дип фаразлаганда гына, кызчык үлеп киткән. Аңа ике яшь тә тулмый калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100