Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпованың улы белән әбисе бер кашыктан ашыймы?

Зәмирә Рәҗәпованың улы белән әбисе бер кашыктан ашыймы?

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпованың улы белән әбисе бер кашыктан ашыймы?
Телевидение тапшыруларын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова инстаграмына видео керткән: кечкенә улы әбисенә аш ашата. Сабый, әбисе пешмәсен дип, ашны өреп каптыра. Әбисе капканда, үзе дә авызын зур итеп ача.

Күңелләрне йомшартырлык бу видеодан да гаеп табучылар булган, һәм алар Зәмирәнең ачуын китерәләр булса кирәк, чөнки Рәҗәпова аларның һәммәсенә җавап биреп утыра.

"Әбисе белән баласы бер кашыктан ашый", - дип язганнар Зәмирәгә. 

"Сез шакшылык булмаган җирдән шакшылык эзли алмыйча тора аласызмы?" - дип ачулана алып баручы.

Шулай да, күпчелек комментарийларда Зәмирәнең инстадашлары баланы мактый, әбисен кайгыртканы өчен рәхмәтләрен яза.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100