Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпованы "мактанырга яратасыз" дип тәнкыйтьлиләр

Зәмирә Рәҗәпованы "мактанырга яратасыз" дип тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпованы "мактанырга яратасыз" дип тәнкыйтьлиләр
"Мактанырга бигрәк яратасыз. Сөмсерегез бер дә кер күтәрми икән. Бизнес-леди, телеведущая. Мин сездән көлергә теләсәм, комментарийга язар идем", - дип язган Замирәгә таныш булмаган бер ханым.

Зәмирә бу кешегә җавапны инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйган. "Мин вообще кер күтәрмим. Өйдә дә, табак-савытларда да, киемнәрдә, мөнәсәбәтләрдә дә. Бигрәк тә кешеләрдә. Шул "керле" кешеләрне ышкып-ышкып юасы, аннары салкын чишмә суында чайкап, кояшка эләсе килә. Бәлки күбек аклыгы, чишмә сафлыгы, кояш җылысы сеңәр иде", ди ул.

Инстачылар бу язма янына бик күп комментарий калдырган. "Хак сүзләр. Тырышып, булдырып яшәгән кешеләрдән көнләшмәгез. Үзегез үрнәк булып яшәргә кирәк. Зәмирә, без сезнең белән горурланабыз", "Зәмирә, син молодец, шуңа кеше көнләшә. Халык кара эчле. Синең алып барган "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруын сезнең белән бергә елый-елый карыйбыз. Уңышлар сезгә", диләр.

Алар бертавыштан Зәмирәне мактый, уңышлар тели, гайбәтләргә игътибар итмәскә киңәш итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100