Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпованың кечкенә улы әбисен тәрбиячегә бүләк итмәкче булган

Бу турыда Данилның тәрбиячесе сөйләгән.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпованың кечкенә улы әбисен тәрбиячегә бүләк итмәкче булган
"Татар-информ" архивы

Зәмирә Рәҗәпова улы Данил белән тәрбияче сөйләшүен виртуаль дусларына тәкъдим иткән.

«Шушы көннәрдә Данилны балалар бакчасыннан алырга әбисе (кайнана) барды. Шул вакытта тәрбияче шаярырга булган.

Данил, синең әбиең нинди яхшы, сиңа машина алган, миңа да шундый әби кирәк.

Әйдәгез, мин сезгә аны бүләк итәм…

Уф, миңа әни алдында шулкадәр уңайсыз булды. Аннары Данилга: «Син нәрсә инде, улым, ул бит синең әбиең», — дип аңлатам.

Әни, әби яхшы. Тәрбияче апаныкы да булсын. Миңа жәл түгел, минем өйдә тагын берәү бар… (минем әни).

Менә нишләтим инде аны?» — дип язган ул.

Инстачыларның кәефен күтәргән бу хәл.

«Аяклы анекдот», «Әкият капчыгы», «Дөрес, бүлешә белергә кирәк», дигән комментарийлар калдырган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручының виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100