Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәповага инстачы: «Төнлә нәрсә эшләгәнегезне дә төшереп җибәр инде»

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың яңа посты инстадусларын аптырашта калдырган.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәповага инстачы: «Төнлә нәрсә эшләгәнегезне дә төшереп җибәр инде»
https://www.instagram.com/zamira266/

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова виртуаль дусларыннан гаилә тормышын яшерми — ничек яшәгәннәрен инстаграмда күрсәтеп бара.

«Кичә төнлә Макс дәртләнеп миңа „подкатывает“. Йоклаган булып кыланам. Килеште. Йоклап китте. Төн уртасы. Камилә елап уяна. Макс йоклаганга сабыша. Бала белән ике сәгать уйныйбыз. Мораль — тормыш бумеранг!» — дип язган ул чираттагы постында.

Әмма Зәмирәнең бу посты берничә инстаграм дустын аптырашта калдырган. Зәмирәнең артык ачылып язуын ошатып бетермәгәннәр.

«Барып чыктыгыз, акча эшлим дигәч тә. Дәртләнеп „подкатывать“ иткәннән соң, нәрсә эшләгәнегезне дә төшереп җибәр инде. Барып чыгарсың»;

«Монда язарлык булгач, бигрәк дәртле икәнсез», — дип комментарийлар калдырган алар.

«Көнләшәләр, шуңа язалар»;

«Үзләре рәхәт күрмәгәнгә усал бу халык»;

«Кунак ашы кара-каршы булган бу»;

«Бәхетле бит алар, көнләшмәгез! Балалар үскәндә үзе бер кызыклар. Искә алып ни сөйләрсез картайгач», — дип тынычландырган калганнары Зәмирәне.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100