Зәмирә Рәҗәповадан "Син ник иреңне гел кочаклыйсың?" дип сораганнар
Зәмирә Рәҗәповадан "Син ник иреңне гел кочаклыйсың?" дип сораганнар
"Берәр кайчан мин китап чыгарам. Ул "Социаль челтәрләрдә иң тузга язмаган комментарийлар" дип аталачак", - дип башлаган сүзен телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова.
Баксаң, Зәмирәгә инстаграмда берәү "Син иреңне гел кочаклыйсың. Нишләп? Димәк, куркасың", - дип язганнар.
"Кызлар, сорау! Сез ирләрегезне кочаклыйсызмы ул? @gliiakha... Татарстанда ирен кочаклый торган хатын син генә, дип исбатлый! Мин яратам инде эксклюзив булырга, змма шикләнәм, мин генә микәнни ирен яратучы? Сез дә шундыймы?" - дип язган Зәмирә.
"Икегез диванның ике башына утырып төшегез, "аерылганнар икән" диярләр", - дип киңәш биргән Зәмирәгә бер инстадашы.