news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәповадан пешерелгән каз рецепты

Духовкага тыкканчы казны тоз салынган суда бер сәгать чамасы пешерергә киңәш ителә.

news_top
Зәмирә Рәҗәповадан пешерелгән каз рецепты
https://www.instagram.com/osta_bika/

Маринад өчен: 1 аш кашыгы гәрчич, 1 аш кашыгы бал, 1 бал кашыгы аджика.

Ингредиентларны яхшылап болгатырга һәм казның эчен-тышын сыларга.

Казның эченә дүрткә бүленгән алма белән әфлисун, кара җимеш, күрәгә салырга, тегеп куярга.

Казны «рукав»ка тыгарга һәм ике ягын да бәйләргә.

Казны 200 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә. Табынга каз итен турап, эчендәге җиләк-җимеш белән бергә бирергә.

«Духовкага тыкканчы казны тоз салынган суда бер сәгать чамасы пешерергә кирәк. Шулай эшләгәндә ит йомшаграк була һәм мае да кими», — дип киңәш бирә Зәмирә Рәҗәпова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар