Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова "просто Мария"гә охшаганмы?

Зәмирә Рәҗәпова "просто Мария"гә охшаганмы?

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова "просто Мария"гә охшаганмы?
Телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова инстаграмына Мексика актрисасы Виктория Руффо фотосы янәшәсенә үзенекен куйган. Беренче карашка ук кызларның охшашлыгы шәйләнә.

"Мин мәктәптә укыганда "Просто Мария" сериалы чыкты. Әй, мине шул Мариягә охшаталар иде. Әле ул вакытта чәчне ике толым итеп үреп йөртә идем, ул вакытта бигрәк тә. Чынлап, кайчак үзем дә охшатып куям. Сез ничек уйлыйсыз?" - дип язган Зәмирә.

Зәмирәнең язылучылары кайсы охшата, кайсы "Бөтенләй охшамагансыз", "Авызларыгыз гына бераз охшаган", "Кысык күзне чибәр Мария белән ничек чагыштырып була, сине алдаганнар", дип яза.

Ә сез ничек уйлыйсыз?


Хәтерлисез микән, "Просто Мария" сериалыннан соң Виктория Руффо, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы белән Казанга килде. Башкалабызда аны кунак иттеләр, татар ризыклары ашаттылар, мәчеткә алып керделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100