Зәмирә Рәҗәпова пластик операция ясатырга тели, әмма...
Зәмирә Рәҗәпова пластик операция ясатырга тели, әмма...
Телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова инстаграмында бер хыялы турында язган.
"Беркайчан да битемә берни кадаткан булмады. Бар дөнья яңакларны күтәртү, ирен кабарту, ботекс-шмотекслар белән шаша. Дөресен әйткәндә, минем дә яңакларны күтәртәсе килә, чөнки табигатьтән битем түгәрәк. Иреннәрне дә кабартасы килә бераз. Әмма куркам! Ирем ачуланачак. Һәм уколдан да куркам!" - дип язган ул.
"Кычытмаган җиреңне кычыттырып йөрмә, син болай да матур", - дип яза аңа инстадашы.