news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова пәлтә сорагач, ире нәрсә дип җавап биргән?

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова белән ире «мәхәббәте сөйләшү»нең нинди булганын күрсәткән.

news_top
Зәмирә Рәҗәпова пәлтә сорагач, ире нәрсә дип җавап биргән?
https://www.instagram.com/zamira266/

«Мәхәббәт күрсәтегез, сөйләшегез, елмаегыз. Күзләрегездән «страсть» түгелеп торсын»», — дип күрсәтмәләр биргән фотограф кыз алып баручы Зәмирә Рәҗәпова белән аның иренә. Фотоссессиянең видеоларын һәм «мәхәббәтле» сөйләшүнең текстын Зәмирә инстаграмга куйган.

— Макыыыс, син мине яратасың бит?

Макысым:

— Әйе, ни кирәк?

— «Карамелька» кибетендә пәлтә күрдем, алыйм әле!

Макыс, чын күңелдән елмаеп, мәхәббәтле күзләре белән:

— 7 нче ноябрьдэ җылы үткәрүчеләр һәм сантехниклар өйгә керә. Өч унитаз аласы бар.

Ә, ярар алайса.

Син мине гел аңлыйсың, кая шуның өчен үбим әле.

Әлеге сөйләшү инстачыларның кәефен күтәргән. «И, бик шәп пар сез», «Гел шулай яратышып, аңлашып яшәгез», — дигәннәр.

«Яңа пәлтә алгач, теге яшел пәлтәңне кая куярсың икән?» — дип тә борчылучы булган. «Алар миндә болай да күп. Көн дә берсен киям», — дип җавап калдырган Зәмирә


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар