Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Макс мине сагалап йөри, өйдәме-юкмы икәнемне тикшерә»

Танылган алып баручы, журналист Зәмирә Рәҗәпова инстаграмда еш кына тормышындагы кызыклы хәлләре, кызганыч хатирәләре, фәлсәфи уй-фикерләре белән бүлешә. Бу юлы Замирә булачак ире (ул вакытта) белән үпкәләшеп йөргән чакларны искә алган.

news_top_970_100
 Зәмирә Рәҗәпова: «Макс мине сагалап йөри, өйдәме-юкмы икәнемне тикшерә»
Замирә Рәҗәпованың Инстаграм аккаунтыннан

«Моннан ун еллар элек… Макысым (Зәмирә татарчалаштырып шулай дия — авт.) белән очрашып йөргән вакыт. Фатирда ремонт ясап бетереп, челтәр тегүчене чакырдым. Тәрәзә үлчәмнәрен алырга килделәр. Ул көнне Макс та бездә иде. Алар безне ирле-хатынлы дип уйлаган.

Бер ай чамасы вакыт узгач, челтәрләр әзер булгач, эләргә алып килделәр. Ә шул вакытта без Макысым белән чираттагы миллион да бишенче тапкыр үпкәләштек тә, «мәңгегә» дип, борылып та карамыйм, сәлам дә бирмим дип, аерылган идек. Өч көн шулай ялгыз булып йөргән көннәр иде ул (гадәттә, күп дигәндә бер атнага шулай түзә идек). Килде бит инде челтәр элүчеләр. Айгөл исемле кыз ире Виталий белән ишектән керделәр, ә ишекне ябып бетермәгәннәр. «Айгөл, ишекне ник ачык калдырдың, тагын керәсе кеше бармы әллә?» — дим. «Анда, подъездга ирегез кереп калды, шуңа япмадым», — ди.

Ә-ә-ә, тотылды бит инде бу! Димәк, бу мине сагалап йөри, өйдәме-юкмы икәнемне тикшереп китә! …Хәзер сөйлим дә, нигә мине подъезд төбендә сагалып йөрдең соң, дим. Макс көлә: «Почему это «сагалап», мин кич гулять итәргә чыккан идем, где хотел — там и гулял», — ди».

Менә шундый кызыклы хәл турында язган бу юлы Зәмирә. Инстачылар рәхәтләнеп көлгәннәр. «Җавабы чын мужикларча булган моның. Баш бирмиләр инде анда…», «Сер бирмәгән бер дә», «Истәлекле һәм кызыклы хатирә!», «Бәхетең капка төбенә кадәр килгән, сине сагалап йөргән», «Челтәрне озак теккәннәр», — дип комментарийлар калдырганнар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100