news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова кызына исем куштырган

Хәзер Зәмирәнең Данилы, Аязы һәм Камиләсе бар.

news_top
Зәмирә Рәҗәпова кызына исем куштырган
Салават Камелетдинов

Зәмирә Рәҗәпованың өченче баласы - кызына Госман хәзрәт Исхаков Камилә дип исем кушкан. Бу турыда Зәмирә үзе бүген инстаграмда хәбәр итте.

«Исемле булдык, әлхәмдүлиллаһ! Госман Исхаков бөтен шартын китереп, кызыбызга Камилә дип исем кушты. Данилга дәшә башласам, китәм тезеп… Аяз, Камилә, Макысым, кем әле син… Данил инде… Улым, кызым шулай ук буталып бетте… Кыскасы, бик күнелле», — дип яза Зәмирә.

Инстачылар бертавыштан бәхет, сәламәтлек тели, «Тигезлектә үстерергә язсын», диләр.

  • 2 гыйнварда Зәмирә Рәҗәпова әни булды, дип язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар