Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова Колхоз базарыннан тәти күлмәк сатып алган вакытын искә алган

Журналист, алып баручы инстачыларның хатирәләрен яңарткан.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова Колхоз базарыннан тәти күлмәк сатып алган вакытын искә алган
«Татар-информ» архивы

«Яңа Гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Колхоз базарына кием алырга йөргән вакытын искә төшергән.

«Колхоз базары янындагы кибеткә кергәч, хәтирәләр биләп алды. Элек без киенергә Колхоз базарына йөри идек. Кар яуса да, таш яуса да, шимбә, якшәмбе бер традиция иде ул. Кесәдә 2000 сум акча булса, анда бармый калу мөмкин тугел иде.

Хәтерлисезме, урамда палаткаларда иде элек сату-алу, шунда ук чаршау артында киеп тә карыйсың. Урамда 30 градус салкын, ә син палатка саен туктап, киеп-салып карыйсың. Коточкыч! Аякта биек үкчәле аяк киеме бит әле (ул шул берәү генә), ул палаткалар тезелеп киткән рәтләрдә боз каткан. Аяк шуа, теге биек үкчәле аяк киеме белән шугалак өстендә тимераяк кигән сыер кебек чак-чак йөрисең.

Әле ул итек белән аяк шакраеп ката. Уф! Өшеп, туңып, үзеңә күрә бер тәти күлмәк алып, тукталышка чыгып баса идек. Анда тагын туңып, өшеп торыш… Аннары төрле гипермаркетлар ачыла башлады. Анда инде без музейга йөргән кебек йори башладык. Хәтерлим, берсендә Гөлназ Гыйниятовага әйтәм:

— Эх, берәр вакыт, 10 мең сум акча тотып, шушы кибеттә килсәң иде дә, рәхәтләнеп туздырсаң иде…

Элек акча юк иде, вакыт күп иде. Хәзер, киресенчә, рәхәтләнеп «шопинговать» итәргә вакыт юк», дип язган ул.

Инстачылар бу елларны авыр вакытлар дип искә алса да, хатирәләре кадерле булуын язып калдырган. Кызлар да шул Колхоз базарында өшеп кием сайлап йөргәндә булган кызыклы хәлләрне искә төшергән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100