Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова ире белән 18 тәрәзәле йорт сала

Алып баручы тәрәзәләрне юу турында кайгыра башлаган.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова ире белән 18 тәрәзәле йорт сала
Александр Эшкинин

Журналист һәм алып баручы Зәмирә Рәҗәпова ире Макс белән йорт сала башлаган. Ул йортның фотосын куйган.

«Макысым белән зур тәрәзәләр яратабыз, шуңа да аларны мулдан сызганбыз проектка. Өйдә мөмкин кадәр якты булсын, дидек. Менә хәзер тәрәзә урыннарын күргәч, уйга калдым, кем юар икән моны?

Безнең өйдә 18 тәрәзә булачак, шунын өчесе витражлы, һәм өстәвенә, пыяла эркер! Һәм тагын бер пыяла ишек… Клининг чакыртсам, ачуланырсыз инде ялкау дип. Әйтмичә генә чакырсам инде», — дип язган ул.

Зәмирәнең хезмәттәшләре һәм дуслары ярдәм итәргә әзер булулары хакында язган.

«Бу кадәр халыкны өмәгә чакырсаң, ашатып бетерә алмассың. Клининг кына чакырсаң, яхшырак булыр», — дип киңәш биргән виртуаль дусты.

«Кыз кирәк инде», «Киленнәрең булышыр», — дип язучыларга: «Алар булганчы юарга кирәк бит әле тәрәзәләрне», — дип җавап биргән ул.

«Яшь вакытта зур тәрәзә кирәк, әмма киләчәктә үкенерсең», «Зур тәрәзә матур инде, әмма кояш кыздыра, яшене була», «Олыгайгач, юарга кыен булачак», — дип комментарий калдыручылар да бар.

«Тәрәзә юа торган робот алыгыз. Кыйммәтрәк инде, 43 мең сум», — дип киңәш иткән бер инстачы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Макысым белэн зууур тэрэзэлэр яратабыз, шуна да тэрэзэлэрне мулдан сызганбыз проектка. Ойдэ момкин кадэр якты булсын, дидек. Менэ хэзер тэрэзэ урыннарын кургэч, уйга калдым, кем юар микэн моны? Бизнен ойдэ 18 тэрэзэ булачак, шунын очесе Витражлы, хэм остэвенэ пыяла эркер! Хэм дэ... тагын бер пыяла ишек... Клининг чакыртсам ачуланырсыз инде ялкау, дип ?. Эйтмичэ кына чакырсам инде??? #куркытыпбетердегезинде ?

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100