Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: Әгәр бераз гына җебесәм, туктатып булмаячак иде

Зәмирә Рәҗәпова: Әгәр бераз гына җебесәм, туктатып булмаячак иде

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: Әгәр бераз гына җебесәм, туктатып булмаячак иде
Телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова артист һөнәренең халыкка билгеле булмаган нюанслары турында, шул исәптән, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева сөйләгән хәл турында да язган.

"6 май. "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруын язабыз. Раил Садриев белән әңгәмә тәмам, аның урынына Хәмдүнә апа кереп утырды. Тапшыруны матур гына башлап җибәрдек. Бер вакыт режиссер, тапшыруны туктатып, "Зәмирә, сиңа туктаусыз шалтыраталар", ди. Йөрәк төшеп китте. Чөнки әнинең реанимациядән чыкканына тәүлек тә юк.

Ашыга-ашыга МКДЦ, кардиохирургияне җыям. "Вновь в реанимацию забираем... Тромб... Наверное, вскроем еще раз, пока решаем", - ди. Җир убылгандай булды. Аңымны җыеп, "Өченче мәртәбәме? Куркыныч түгелме соң ул?" - дип сорыйм. "Төрлечә булырга мөмкин".

Әнә шул халәттә чак ике тапшыруны язып чыктым. Еларга ярамый, көчле булырга кирәк. Каршымда Хәмдүнә апа: "Иии, апаем, артист эше шул инде ул. Миңа сәхнәдә, Инәй үлде, дип чыгып әйттеләр, акырып елый-елый җырлап концертны куеп чыктым", - ди. Бик көчле, туры сүзле, матур тавышлы, без кечкенәдән үк белгән Хәмдүнә апа!

Аннары Җәвит абый әнисен елый-елый сөйли. Мин чак үземне кулда тотам. Әгәр бераз гына җебесәм, туктата торган булмаячак. Чөнки бу халәттә без сеңлем белән бер атна диярлек яшибез. Чөнки 3 көн эчендә бер-бер артлы ике зур операция ясадылар. Бер генә тапкыр да еламадым. Авызымны ерып, "бар да яхшы, бар  да яхшы", - дип йөрдем. Әни янына реанимациягә кергәндә дә, аның кәефе төшмәсен дип, төшенкелеккә бирешмәскә тырыштым. Бу звонок соңгы тамчы булды...

Аллага шөкер, хәзер бар да артта. Әни әйтмешли, "Менә, ичмасам, бу хезмәт, чын врач шундый булы икән", - дип язган Зәмирә. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

6 май. #эйязмышязмыш тапшыруын язабыз. @sadriev_rail_66 Белэн энгэмэ тэмам, анын урынына Хэмдунэ апа кереп утырды. Матур гына тапшыруны башлап жибэрдек. Бер вакыт режиссер тапшыруны туктатып "Замира, сина туктаусыз шалтыраталар", ди. Йорэк тошеп китте. Чонки энинен реанимациядэн чыканына тэулек тэ юк. Ашыга ашыга МКДЦ, кардиохирургияне жыям.. "Вновь в реанимацию забираем... тромб.. наверно вскроем еще раз... пока решаем..." Жир убылгандай булды. Анымны жыеп "В третий раз????? А это опасно?", дип сорыйм "Всякое может быть!"...Энэ шул халэттэ чак ике тапшыруны язып чыктым. Еларга ярамый, косле булырга кирэк.... Каршымда Хэмдунэ апа " Иии, апаем, артист эше шул инде ул. Мина сэхнэдэ Инэй улде, дип чыгып эйттелэр, акырып елый-елый жырлап концертны куеп чыктым", ди. Бик кочле, туры сузле, матур тавышлы, без кекчеенэдэн ук белгэн Хэмдунэ апа!!! Аннары Жэвит абый энисен искэ алып елый-елый сойли. Мин чак уземнн кулда тотам. Эгэр бераааз гына жебесэм, туктата торган булмаячак. Чонки , бу халэттэ без сенелем белэн 1 атна диярлек яшибез. Чонки, 3 кон эчендэ бер- бер артлы ике зур операция ясадылар! Бер генэ тапкыр да еламадым. Авызымны ерып, "бар да яхшы, бар да яхшы" , дип йордем. Эни янына реанимациягэ кергэндэ дэ, анын кэефе тошмэсен , дип тошенкелеккэ бирешмэскэ тырыштым. Бу звонок сонгы тамчы булды... . . . Буген #эйязмышязмыш тапшыруын карагае куплэр мина, син каушадынмы, уз-узенэ охшамаган иден дип язалар. Сэбэбен белдегез инде хэзер!! . . . Аллага шокер, хэзер бар да артта! МКДЦда бик кочле кардихирурглар, аеруча Таняшин Евгений Михайловичка - @etanyashin зур рэхмэт. Анын житэкчелегендэ хирурглар бригадасы 7 сэгатькэ якын бик катлаулы операция ясады. Гел янымда булды, ди эни анын турында . Хэр даим куз унында тотып, энине аякка бастырганы очен ана рэхмэтебез чиксез! Шулай ук Кардиологлар @guzelsharipova2647 - Шарипова Гузэл Фирдависовна, Рыбаков Сергей Александрович, Реаниматолог Миляуша Радиковнага ихлас зур рэхмэт. Эни эйтмэшли " Менэ ичасам бу хезмэт, менэ чын врач шундый була икэн"!!! Исэн сау гына булыгыз, кулларыгыздан куаныгыз!!

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100