Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Чәйнәүләрегезгә мохтаҗлыгым юк. Әрсезләрне урыннарына утырта беләм»

Замирә Рәҗәпова кайбер тәртип бозучыларга әдәпле булу кагыйдәләрен аңлата.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: «Чәйнәүләрегезгә мохтаҗлыгым юк. Әрсезләрне урыннарына утырта беләм»
Султан Исхаков

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова инстаграмда тагын бер сәхифә алып бара. Әлеге «Остабикә» дип аталган сәхифәдә ул тәмле ризыклар пешерү ысуллары белән бүлешә. Аккаунтның язылучылары арасында үзләрен әдәпсез тотып, төртмәле сүзләр язып, Замирәне яманлап, үзләрен мактап утырганнары да бар икән.

Замирә әлеге тәртип бозучыларга кайбер кагыйдәләрне аңлатып китәргә булган: «Җәмәгать!!! Минем аккаунтка кереп, минем рецептларны чәйнәүдән туктагыз! Моның өчен мин сезне блокка жибәрәчәкмен! Сездән минем кинәш сорап язганым юк! Ничек телим, ничек беләм — шулай пешерәм! Гадәттә, миннән рецепт сорап язалар, шундыйлар өчен бу аккаунт!

Мин яхшы пешерәм, тәмле пешерәм! Мактану түгел, факт. Минем өчен 2-3 сәгатьтә 50 кешелек аш-су өстәле әзерләү — берни түгел. Сезнең өйрәтүләрегезгә, тикшерүләрегезгә, чәйнәүләрегезгә мохтаҗлыгым юк! Ошамаса — аккаунт ишеге ачык! Ярдәм итә алам чыгып китәргә! Мин аны болай итәм, тегеләй итәм дип монда үзегездән шеф-повар ясап утырмагыз. Үз аккаунтыгыз бар аның өчен! Әгәр рецепт белән бүлешәсегез килә икән, минем эшемә бәя бирмичә генә, чәйнәмичә генә, сөйләштекме! Монда мин хуҗа, ни телим, ничек телим — шулай язам.

Минем рецептлар белән пешерү мәҗбүри түгел, ихтыярыгызда! Әйе, мин усал! Әрсезләрне урыннарына утырта беләм! Киләчәктә бу сөйләшүгә әйләнеп кайтмабыз, дип ышанам».

«Молодец, Замирә! Күптән вакыт. Ә безгэ бик ошый, онытып жибәрсәм дә, хәзер кереп чыгам шушы сәхифәгә. Күпме рецепт өйрәндем, шатланып туя алмыйм!»;

«Шәп манчыдың, молодец!»;

«Вот молодец, Замирә туганым! Шулай кирәк диван тәнкыйтьчеләренә. Мин синең рецептларың белән пешерәм. Рәхмәт сиңа. Балалар кунаккв кайткач сорыйлар. Бигрәк тәмле булган, тагын Замирә рецептыдыр инде диләр. Бик молодец хатын син. Эшләмәгән эшең юк. Ничек өлгерәсеңдер? Җыйган дөньяларыңның, балаларыңның игелеген күреп, тигез озын гомер юлы сиңа!» — дип язган Замирәнең виртуаль дуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Жэмэгать!!! Минем аккаунтка кереп, минем рецептларны чэйнэудэн туктагыз!!! Моны очен мин сезне блока жибэрэчэкмен! Сездэн минем кинэш сорап язганям юк! Ничек телим, ничек белэм шулай пешерэм!!! Гадэттэ миннэн рецепт сорап язалар, шундыйлар очен бу аккаунт! Мин яхшы пешерэм, тэмле пешерэм! Мактану тугел, факт. Минем очен 2-3 сэгтьтэ 50 кешелек аш- су остэле ябу берни тормый. Сезнен ойрэтулэрегезгэ, тикшерулэрегезгэ, чэйнэулэрегезгэ мохтажлыгым юк! Ошамаса- акаунт ишеге ачык! Ярдэм итэ алам чыгып китэргэ! Мин аны болай итэм, тегелэй итэм дип монда узегездэн шеф-повар ясап утырмагыз. Уз аккаунтыгыз бар анын очен! Эгэр рецепт белэн булешэсегез килэ икэн, пажалыста тик минем эшемэ бэя бирмичэ генэ, чэйнэнмичэ генэ, сойлэштекме!!! Монда мин хужа, ни телим, ничек телим шулай язам. Минем рецептлар белэн пешеру мэжбури тугел , ихтыярыгызда! Эйе, мин усал! Эрсезлэрне урыннарына утырта белэм! Килэчэктэ бу сойлэшугэ эйлэнеп кайтмабыз, дип ышанам! #эйтмэгэнсаен

Публикация от Аш_су (@osta_bika)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100