Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: «Без өйләнешкәндә дөньяга карашларыбыз капма-каршы иде»

Инстачылар авторның фикере белән килешкән.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: «Без өйләнешкәндә дөньяга карашларыбыз капма-каршы иде»
«Татар-информ» архивы

«Яңа Гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова күпчелекнең ир белән хатынның нинди очракта пар дип уйлавы хакында язган.

«Ир белән хатынның пар булу стандартлары нинди соң ул? Әйдәгез, җәмгыять күзлегеннән чыгып, идеаль пар моделен төзик. Ире озын буйлы, хатыны бераз кыскарак, ләкин төз, матур буй-сынлы, икесе дә бик чибәр. Ире хатынына караганда биш яшькә өлкәнрәк. Иренең торыр җире, акчасы, дан-дәрәҗәсе бар (булмаса бетте баш, хатын җилкәсендә утыра), ә хатынның бернәрсәсе юк, аңа кирәкми дә, ире бай булырга тиеш, шулай дөрес булачак!

Балалары кыз һәм малай булырга тиеш. Ире кырыс, житди, хатыны йомшак, җилбәзәгрәк… Җәмәгать, кем уйлап тапкан бу стандартларны?! Хәзер кыска буйлы ирләр озын ботлы кызлар белән пар булмый инде, хәтта бер-берсен бик яратсалар да. Яки ябык ир-атлар янына аппетитлы фигуралы кызларга урын юк, чөнки пар түгел! Бергә бәхетле булсалар ни, бу мөһим түгел, алар пар түгел! Иренең фатиры, акчасы булмаса, бай хатынга өйләнергә хакы юк. Чөнки, стандартлар буенча алар пар түгел! Ә хатыны чибәр булып, ире исә маймылдан бераз кайтышрак булса, боларга да гаилә таныклыгы тиеш түгел. Бу иргә үзе кебегрәк кыз кирәк, монда чибәрләр нәселен бозарга ярамый, шулаймы?!

Уф! Үләрсең көлеп. Кызык, әйеме? Көлке шул, чөнки күпләр идеаль парларны бары тик югарыда санап киткән параметрлар белән үлчи. Ә бу «идеаль булмаган» парларны уртак максатлар берләштерү, бер-берсеннән башка яши алмавы, бу дөньяда бәхетне әнә шул «идеаль булмаган» кеше белән генә табуы мөһим түгел, анысы пучтәк. Иң мөһиме - буйлары туры килсен. Шулай килеп чыга инде.

Без кушылганда беребезнең кулында бала, җилкәсендә фәлән мең бурыч, ипотекага фатир, ә икенчебезнең 14нче маркалы «Лада» машинасы, әнисе фатирында койка-урыны һәм ике пар барабаны бар иде. Миңа калса, идеаль пар. Икебез ике дөнья кешеләре. Мин татар сәнгате дөньясына чумган, ә ул рок музыкага мөкиббән. Гомумән, дөньяга карашлар капма-каршы! Һәм кайберәүләрнең яраткан темасы - яшь араларыбыз да алты елга якын. Коточкыч бит бу. Икебезнең дә паспортта «аерылган» штампы тора. Пар түгел, ниндидер бер коточкыч нәрсә. Ләкин безгә бергә рәхәт иде, хәзер дә шулай!

Дөнья тигезли ул! Буйны да, яшьне дә, төс-кыяфәтне дә, кесә калынлыгын да! Моның өчен бары тик бер уртак сәбәп кирәк - ул да булса мәхәббәт», — дип гади телдә җиткерергә теләгән ул.

Инстачылар авторның фикере белән килешкән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100