Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова бармагын сындырган улы өчен өзгәләнә: "Баланың сәламәтлеген куркыныч астына куеп, акча эшләү планыбыз юк!"

"Йөриләр икәүләп ачу китереп", - дип ачуланып яза Замирә.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова бармагын сындырган улы өчен өзгәләнә: "Баланың сәламәтлеген куркыныч астына куеп, акча эшләү планыбыз юк!"
Тамашаларны алып баручы Зәмирә Рәҗәповаларда гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Хоккей белән шөгыльләнүче улы Аяз бармагын сындырган.

"Тренировкада бармагын сындырды. Гипста кайтты. Кечкенәсенә дә абыйсыныкы кебек кирәк, әлбәттә. Йөриләр икәүләп ачу китереп", - дип башлаган сүзен Зәмирә. Һәм бинтка уралган ике кул фотосын куйган - баксаң, абыйсының гипслы кулына Зәмирәнең кечкенә улы да кызыккан икән, шуңа ул да кулын бәйләткән.

"Менә сез ничек уйлыйсыз? Мин үз теләгем белән бу спорт төренә баламны бирә аламмы? Уен саен диярлек малайларны боздан күтәреп алып чыгалар, ишек төбендә "скорый" кизү тора, каникул да, ял да, күңел ачу да юк. Иртәнге алтыда, ә кайвакыт биштә үк боз сараена барасың, ял көнендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Юк, әлбәттә! Бу аның теләге. Тели, ярата, хоккей дип яши. Хәтта имгәнгәннән соң да. Авыртса да. Хоккейсыз аңа тагын да авыррак. 

Бервакыт команда ярышка ансыз гына китте. Баланың нинди төшенкелеккә бирелгәнен күрсәгез! Бер атна, иптәшләре ярышта булганда, ашамады, эчмәде, сөйләшмәде - шундый интекте. Хәтта һәрвакыт хоккейга каршы булган әбисе түзмәде, "Җибәрәсе калган, утырып булса да торыр иде", - диде. 

Баланың сәламәтлеген куркыныч астына куеп, акча эшләү планыбыз юк (кайберәүләр миңа шулай дип яза). Без бары тик аның хыялына юл бирүчеләр!" - дип аңлаткан Зәмирә.


У нас ЧП, сломал палец на тренировке... пришёл с гипсом, ну и конечно малому тоже нужно как у абыйки ... йорилэр икэулэп ачу китереп... . . . И как вы думаете, я могу добровольно отдать ребёнка на этот вид спорта?! Когда почти каждую игру на руках выносят пацанов из льда, когда скорая дежурит у дверей, когда нет ни каникул, ни развлечений, ни сна и утром в 6.00 ( бывает и в 5.00) едешь на ледовый дворец как на работки в праздники и в выходные... Нет конечно! И это все он сам! Хочет, любит, просто одержим хоккеем... даже после травм, даже после ушибов... больно... но без хоккея ему больнее! Как то раз команда уехала в Заинск на турнир без него... без слез на ребёнка невозможно было смотреть, он просто неделю когда мальчишки были на выезде , не ел, не пил, не разговаривал, ребёнок старадал, даже бабушка которая всегда была против хоккея сказала, надо было отпустить его, хоть на лавочке бы сидел . Так вот, мы тут ни причём, и ни у нас нет планов делать деньги рискуя здоровьем ребенка ( некоторые мне так пиш) мы лишь поддерживаем его мечту! #волна2006, #мойвратарь, #N20; . . . PS: Хаман тренировкага барам, ди... атна ахырында 2 матч, уйныйм , ди... Анламаса анламый икэн бу бала чага

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100