Зәмирә Рәҗәпова: Аерылышсыннар , дип бозым куйганнар!
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзе белән булган күңелсез хәлне инстадусларына сөйләде.
"Аерылышсыннар , дип бозым куйганнар! Мин әлбәттә моңа ышанмадым. Кемгә хәҗәт инде безнең аерылышу?
-Кызым, синең ни кадәр көндәшләрең барлыгын, син күз алдыңа да китерә алмыйсың". Җәмилә Апа мине сагаерга мәҗбур итте!!!
Моннан 6 ел элек, @lilia_mul миңа өшкерә торган әбигә барырга тәкъдим итте. «Тавышым бетте бит минем, Җәмилэ әби генэ кире кайтарды, күз тигән, диде. Синең дә тавыш белән гел проблемалар, бәлки ярдәме тияр». Чыннан да, минем тавыш җепселләре (голосовые связки) концерт- банкет саен зарарлана, профессиональ чир. Шуңа да барырга булдым. Матур гына, йомшак тавышлы Җәмилә әби, догалар укый башлау белән тончыгып ютәлли башлады. «Балам, ирең белән аерылышсын», дип бозым ясаганнар, ди. Мин ул вакытта аерылышкан, Максим белән очрашып йөргән чак. Мин әйтәм: «Бардыр инде, әллә кайчан булган хәл инде», дим. «Юююк, әле күптән түгел, әрләшкәнсез, аерылышкансыз. Сез бергә дә тора алмыйсыз, аерым да», - ди әби. Аралашып йөргән хатын-кыз ясаган, диде. Ул кыз төшеңә керәчәк, диде әбием. Чынлап та, ул вакытта Максим белән ташлашкан вакытыбыз иде. Миңа 7 көн рәттән кил, 7 көн чистартырга кирәк, диде. 7 көн бардым Җәмилә әби янына, бер атнадан Максым кайтты. Шуннан бирле, Аллага шөкер!!! Шуннан башлап андый нәрсәләргә ышана башладым. Аллам сакласын!!!
Әлеге постым белән шуны әйтәсем килә! Башкаларга зыян салудан кешелэргә нинди файда икән???!!!! Аллаһтан куркыгыз, үзегезгә бәхет сорагыз! Кутәргән кулны буш итмэм, дигән. Җаныгызга гөнаһ алмагыз!!!!
Ә сез сихер-бозымга ышанасызмы?"