Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова: "Ачуланганда әйтелә торган сүзләр көчле энергетикага ия"

"Беләм инде, алай дияргә ярамый", - дип яза Зәмирә.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова: "Ачуланганда әйтелә торган сүзләр көчле энергетикага ия"
"Малайларны ачуланганда бер зараза сүзем бар минем - "күкәйле гөл". Беләм инде, алай дияргә ярамый. Берсендә урыс милләтеннән булган дусларыбыз сорый, а что это означает, диләр. Нәрсә диим инде, "цветочек с яйцами" дидем, шаккаттылар. 

Ишеткәнем бар, ачуланганда әйтелә торган сүзләр көчле энергетикага ия. Еш кабатлап торган саен, сүзнең көче арта, диләр. Юкка гына ата-баба "Уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт", димәгән. Еш кына әбиләрнең "Рәхмәт төшкере" дип ачуланганын ишеткәнем бар. Хәтта бер вакыйга сөйләгәннәр иде. Бер Гайшә исемле ялгыз хатын 3 малай үстерә. Үскәндә авылның иң тәртипсез малайлары Гайшәнекеләр була. Кайда ут төрткән, кайда сугышкан, кайда урлаган - гел Гайшәнекеләр. Әлбәттә, әни кешедән "Рәхмәт төшкере" сүзе белән тал чыбыгы ел элегә торган була. Еллар узгач, бу малайлар җитди ирләргә әверелә. Хәзер исә, авылда кайда мәчет төзү, сабантуй уздыру, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге егетләр эше. Димәк, бу балаларга рәхмәт төшкән дигән сүз", - дип язган Зәмирә. 


Малайларны ачуланганда, бер зараза сузем бар минем «кукэйле гол». Белэм инде, алай дияргэ ярамый Берсендэ урыс миллэтеннэн булган дусларыбыз сорый , а что это означает дилэ. Нэрсэ диим инде, «цветочек с яйцами», дидем, шаккаттылар. Ишеткэнем бар, ачуланганда эйтелэ торган сузлэр кочле энергетикага ия. Еш кабатлап торган саен, сузнен коче арта дилэр. Юкка гына ата- баба «Уйнап эйтсэн дэ, уйлап эйт» димэгэн. Еш кына эбилэрнен «Рэхмэт тошкере», дип ачуланганын ишеткэнем бар. Хэттэ бер вакыйга сойлэгэннэр иде. Бер Гайшэ исемле ялгыз хатын 3 малай устерэ. Ускэндэ авылнын ин тэртипсез малайлары , Гайшэнекелэр була. Кайда ут торткэн, кайда сугышкан, кайда урлаган... гел Гайшэнекелэр. Элбэттэ, Эни кешедэн «Рэхмэт тошкере» сузе белэн тал чыбыгы еш элэгэ торган була. Еллар узгач, бу малайлар житдый ирлэргэ эверелэ. Хэзер исэ , авылда кайда мэчет салу, Сабантуй уздыру, мохтажларга ярдэм иту элеге жегетлэр эше. Димэк, бу балаларга рэхмэт тошкэн , дигэн суз! . . . Сезнен якта ачу килгэндэ ни дип эйтэлэр ул?

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100