news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова 7 миллионлык яңа машинасын күрсәтте

Зәмирә үзенең иске «Мерс»ын трейд-ин программасы буенча тапшырып, тагын да шәбрәген сатып алган.

news_top
Зәмирә Рәҗәпова 7 миллионлык яңа машинасын күрсәтте
Александр Эшкинин

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова машинасын яңарткан. Иске «Мерседес С180» машинасын трейд-ин программасы буенча илтеп тапшырган да, «Мерс GLE» сатып алган.

7 миллионлык яңа машинаны Куприяновлар Чаллыдан алып кайткан.

«Хәзер машиналарга кытлык икән. Шуңа Чаллыга барырга туры килде. Казанга кайтканда руль артына үзем утырдым. Макс әле алдыма, әле артыма чыгып, үз машинасында кайтты. Өч көн буе ияләштем. Бүген генә GLE да йөрүне бөтен рәхәтлеген тоя башладым. Бу космос, дуслар», — дип язган ул инстаграмда.

Инстаграм дуслары аның «тимер ат»ында исән-сау йөрүен, хәерле ак юллар теләгән. Зәмирәнең максатларына ирешүчән, бик тырыш хатын-кыз булуы турында комментарийлар язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар