Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова 10 пар аяк киеме белән кая барган?

Журналист, тапшырулар алып баручы гаиләсе белән фотосессиягә җыенуы турында язган.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова 10 пар аяк киеме белән кая барган?
«Татар-информ» архивы

«Яңа Гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсен фотосессиягә ничек әзерләве һәм анда баргач ниләр булып бетүе турында язган.

«Гаилә фотосессиясе минем өчен бер сынау. Биш кешедәр торган гаиләне бер стильдә киендерергә, кимендә ике образ сайларга кирәк. Ә бу — 8 пар оекбаш, 10 пар аяк киеме, 4 күлмәк, 6 чалбар, 1 костюм, тагын бантик, алкалар, галстуклар, памперс, яшелчә пюресы һ.б.

Бер сәгатьтә киемнәрне алыштырып өлгерергә, барысы да елмаерга һәм кадрны бозмаска тиеш! Мин уйлап чыгарган нәрсә буларак, мин барысына да җаваплы.

«Әнием, ак оекбаш кайда?», «Әнием, бу кроссовкаларны кимим», «Зәмирә, мин Аязның күлмәген кидем ахры, кысан кебек», «Әнием, Камилә "зур эшен" эшләгән», «Әнием, конфет бир, алайса елмаймыйм», дип аптыратуларына карамастан, мин тыныч булырга, прическа һәм макияж урынында калырга һәм бәхетле елмаерга тиеш.

Фотосессия азагында, гадәттә, шундый тавыш куба. Биш кешенең киемен җыярга, кечкенәләрен киендерергә кирәк. Фотостудиядән: «Тагын бер ризалашсаммы?» дип китәбез.

Ә аннары матур фотолар килә һәм мин тагын яңа фотосессия турында уйлый башлыйм», — дип язган ул.

Журналист бу хәлләргә түзгән фотографка да рәхмәт сүзләрен җиткергән. «Искитмәле шәп булды, сезнең белән шулкадәр эмоцияләр», дип җавап язган фотога төшерүче.

Инстачылар матур гаиләгә һәм матур фотоларга сокланган, нәни кызга күз тимәсә иде дип борчылган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100