news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәмирә нәни кызының чәчен тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән

Телетапшырулар алып баручы кызына ун көн булганда төшергән фотоларны күрсәтте.

news_top
Зәмирә нәни кызының чәчен тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән
«Татар-информ» архивы

«Татарстан Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш…» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова «кызыңның чәчен алырга кирәк» дип язучыларга җавап язган.

«Кызыгызның чәчен ник алмадыгыз? Камиләнең фотосы лентага чыккан саен, әнә шундый эчтәлектәге язмалар килә. Анда күп инде: алай ярамый, болай ярамый… Җәмәгать, мин өч бала анасы, һәм 18 яшьтә түгел. Тәҗрибәм дә, гыйлемем дә җитәрлек. Шәригать кушканча 7 көн эчендә чәчен алып бөтен шартын үтәдек. Хәзер шулай үскән икән, монда минем бер генә гаеп - витаминнар күп ашаганмын, күрәсең. Чәчен алыгыз, дип аптыратучылар, зинһар, әйдәгез үзебез хәл итик әле. Чәчнең куелыгы аны лезвия белән кырып алуга карамый, геннардан килә ул», - дип язган ул.

Инстачылар 10 көнлек Камиләнең фотоларын карап соклана: «Курчак бит, ә?!»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар