Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәлиләдән эремчек коймагы рецепты

Яшь ваһаповчы Зәлилә социаль челтәрдә яраткан ризыгы эремчек коймагы (сырник) рецепты белән бүлешкән.

news_top_970_100
Зәлиләдән эремчек коймагы рецепты
Михаил Захаров

Сырник өчен: 600 г эремчек, 2 йомырка, 0,75 - 1 стакан он, 3 аш калагы шикәр комы, 30-40 г көнбагыш мае 0,25 чәй калагы тоз.

Эремчекне чәнечке белән йомышартырга,аның өстенә йомырка, шикәр комы, он һәм тоз салырга. Барысын да яхшылап болгатырга. Камыр йомшак, ләкин кулга ябышырлык булырга тиеш түгел.

Куна тактасы өстенә он сибәргә. Мискәдәге булган массаны шул он белән "колбаска" формасына кертеп ясарга. Аны кисәкләргә бүләргә һәм онда әвәләп алырга. ⠀

Шул арада май салынган табаны 2-3 мин уртача утта кыздырырга. Табага сырникларны салырга, ике ягын да кыздырырга.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Зәлиләнең яраткан ризыгы , сырниклар рецепты белән бүлешәбез!? ⠀ Рецепт: Эремчек – 600 гр. Йомырка – 2 шт. Он – 0,75 - 1 стакан. Шикәр комы — 3 аш калагы. Көнбагыш мае — 30 - 40 гр. Тоз — 0,25 чәй калагы. ⠀ Эремчекне чәнечке белән йомышартабыз. Аның өстенә 2 йомырка, шикәр комы, он һәм тоз салабыз.Барысын да яхшылап бутыйбыз. Камыр йомшак, ләкин кулга ябышырлык булырга тиеш түгел. ⠀ Куна өстенә он сибәбез.Мискедәге булган массаны шул он белән "колбаска" формасына кертеп ясыйбыз.Аны кисәкләргә бүләбез һәм шул кисәкләрне онга өеп куябыз бер ничаклы вакытка. ⠀ Шул арада табаны май белән 2-3 мин. уртача утта кыздырабыз.Табага сырник кисәкләрен салып 2 яклап кыздырабыз 4-5 мин. ⠀ Тәмле булсын!❤️ #зэлилэ #вагаповфест

Публикация от Вагаповский фестиваль (@vagapovfest)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100