news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакировага медаль биргәннәр

«Андый олы исемне алу гына түгел, алгач, акларга да кирәк», — ди җырчы.

news_top
Зөлфия Шакировага медаль биргәннәр
https://tatarstan.ru/

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Зөлфия Шакирова Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

«Без андый чараларга гел Җәвит белән бергә йөреп өйрәнгәнбез. Бу юлы үзем генә баргач, бик дулкынландым. Андый олы исемне әле алу гына түгел, алгач, акларга да кирәк. Без — патриотик тәрбия алып үскән буын — мактаулы исемнәргә бик җитди карыйбыз. Җиң сызганып эшләргә, тамашачыларга яңа җырларыбызны ишеттереп, аларны яңа концерт программалары белән сөендерергә стимул булды. Инде пандемияләр бетеп, тамашачыларыбыз белән исән-сау очрашырга насыйп булса иде», — дип үзенең теләкләрен җиткерде Зөлфия Шакирова «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар