Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакировадан синнабон рецепты

Ризыкны беренче булып җырчының ире Җәвит Шакиров татып карый.

news_top_970_100
Зөлфия Шакировадан синнабон рецепты
Салават Камалетдинов

Синнабон камыры өчен: 2 йомырка, ярты стакан, шикәр комы, ярты кап чүпрә, бал калагы очы белән тоз, 1 стакан җылы сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы үсемлек мае, ванилин, он.

Камырны йомшак итеп басарга, кабартырга. Аннары юка итеп шакмаклап җәяргә, атланмай белән майларга.

Эчлек өчен: 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты кап корица. Аларны бергә салып болгатырга һәм камыр өстенә сибәргә.

Камырны рулет итеп төрергә, 4 см киңлегендә кисеп, майланган табага ара калдырып тезәргә. Янә ярты сәгать кабартып алырга.

180 градуска кадәр кызган духовкада кабарып, бергә кушылып пешә.

Крем өчен бер көн алдан 1 банка куертылган сөтне (сгущенка) банкасы белән суга салып, 2,5 сәгать кайнатырга. Аннары 4-5 аш кашыгы каймак салып болгатырга. Пешкән синнабоннар өстенә ягарга, өстенә вакланган әстерхан чикләвеге сибәргә.

Сүнгән духовкада 15 минут тотарга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100