news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакировадан кабак согы ясау рецепты

Сокны ясауның мәшәкате юк.

news_top
Зөлфия Шакировадан кабак согы ясау рецепты
«Татар-информ» архивы

Кабак согы ясау өчен: Кабак, су, ике әфлисун, 250 грамм шикәр комы, 0,5 аш кашыгы лимон кислотасы.

6 литрлы кәстрүльгә кабакны шакмаклап турап салырга.

Кабак күмелерлек итеп өстенә су коярга. Кайнап чыкканнан соң 15 минут пешерергә. Суынырга алып куярга. Бу масса 10 минут суынгач блендер белән изәргә. Шуңа әфлисун согы, шикәр комы,.0,5 аш кашыгы лимон кислотасы салырга һәм янадан кайнатып чыгарырга.

Аннары стерилләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.

«Бик файдалы сок, ясавы да мәшәкатьле түгел», — дип язган җырчы.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар