Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакировадан эремчекле печенье рецепты

Катлы камырлы печеньелар тәмле булачак.

news_top_970_100
Зөлфия Шакировадан эремчекле печенье рецепты
Салават Камалетдинов

Эремчекле камыр өчен: 400 грамм авыл эремчеге, 200 грамм атланмай, 3 йомырка, 1,5 кап ванилин, бер чеметем тоз һәм сода, чама белән он.

Атланмайны бүлмә температурасында йомшартырга. Барлык ингредиентларны кушып, йомшак камыр басарга. Камырны 30 минут ял иттерергә кирәк.

Камырны икегә бүләргә, токмач камырыннан калынрак итеп җәяргә, стакан белән кисәргә. Түгәрәк камырны шикәр комына манып алырга, икегә бөкләргә, янә бер ягын шикәр комына манырга. Аннары тагын бер бөкләргә һәм өстен дә шикәр комына манып алырга һәм уртасыннан чеметеп алырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100