news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакирова Җәвитне юбилеенда шаккаттырган

Җәвит Шакиров 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

news_top
Зөлфия Шакирова Җәвитне юбилеенда шаккаттырган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның туган көненә хатыны Зөлфия Шакирова китап формасында торт ясаткан. Анда артистның яңа чыккан китабы исеме, «60 том, дәвамы бар» дип язылган.

Юбилейга килгән кунаклар да тортны күреп шаккаткан. «Минем мондыйны ашап караганым юк әле», «Менә бу торт, ичмасам», — ди алар видеога төшергәндә.

«Ну җәмәгать, мондый сюрпризны бары тик Зөлфиякәем генә эшли ала. Андагы фантазия, көч, сабырлык мине дә, дус-туганнарны да шаккаттыра. Кичәнең дә, китабымның исеме дә „Минем күңел“ дип аталды. Хәтта торт та шундый! Кемнең башына килә? Миннән дә бәхетле кеше юк дөньяда!» — дип язган артист.

Инстачылар арасында да «Бу тортмыни?» дип шаккатучылар табылган. Күпчеклек аларның матур пар булуына соклануын белдергән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар