news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакирова: «Җәвит теплицага акча бирми»

Җырчы парникка яба торган тукыманы идәнгә сузып салган.

news_top
Зөлфия Шакирова: «Җәвит теплицага акча бирми»
Рамил Гали

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировалар видео төшергән. Видеода Зөлфия Шакирова тегү машинасында парник япмасы тегеп утыра.

«Тукымаң мулдан, концерт костюмнары тегәсеңме әллә?» — дип сорый Җәвит Шакиров.

«Теккәннәре дә тик тора әле. Мин парник тегәм. Җәвит Шакиров теплицага акча бирми. Эшләмәгәч акча юк ди», — дип җавап бирә хатыны.

Инстачылар Зөлфия Шакированы: «Белмәгән эше юк, уңган», - дип мактаган.

Икенче видеода парникны ничек куллануларын да күрсәткәннәр. Анда кызыл борыч, баклажан утыртканнар. Эченә кереп, чүп тә утап була.

Комментарийларда оста бакчачылар да үз киңәшләре белән уртаклашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар