Зөлфия Шакирова: «Әни китеп баргач, әтинең яшисе дә килмәде...»
Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова «Интертат»ка интервью бирде.
«Күпләргә турысын әйтү ошап бетми»
Зөлфия апа, сез таләпчән, әйеме? Әйтик, мәсәлән, сәхнәдәге образыгызга.
Әйе, әгәр сәхнәгә чыгар алдыннан чәчем мин теләгән якка карап тормаса, шуны гына уйлаячакмын. Барысы да үз урынында, тиешенчә, мин теләгәнчә булырга тиеш.
Алай авырдыр ич?
Минем белән яшәүче кешегә авыр. Җәвиткә еш: «Бу турың болай булган», — дип әйтеп торам. Минемчә, ир-атның хатыны кем икәнен беләсегез килсә, җиңнәренә, күлмәк якаларына игътибар итәргә кирәк. Хәтта үтүкләнгән чалбарның «стрелка»сыннан да хатын-кыз турында фикер йөртергә була. Әле аяк киеме турында онытып торам. Аның да чиста булуы мөһим.
Аннан соң соңгы вакытларда артистлар сәхнәгә әллә ниләр кия. Һәрнәрсәнең үз чамасы бар, сәхнә сәхнә булып калырга тиеш.
Шулай да гел үз-үзеңә, башкаларга таләпчән булмыйсыздыр, кайчакларда кул да селтисездер?
Булса ярый иде әле шундый бер чак… Юк бит ул! Җәвит абыең мине: «Бет булма инде. Үз-үзеңне ашаганга күрә ит тә кунмый сиңа», — дип сүгә. Холкымны үзгәртә алмыйм бит. Аннан соң мин йолдызлык буенча да «Игезәк». Миндә яшәгән ике кеше көне буе бер-берсен тарткалый. Кайчак хәтта үземә дә авыр булып куя.
Сәхнәгә чыккан артистларның кайберләренең сәхнә костюмнарын, күлмәкләрен күргәч, болай киенәләрмени инде дип уйлыйсыздыр?
Мин уйламыйм, ә туры әйтәм. Ул кешегә яхшы булсын дип, киңәш формасында әйтәм. Кайбер кеше әйтмәс иде дә аны. Әмма мин әйтмичә калалмыйм, бу — минем гадәт. Артистны кимсетеп, артыннан теләсә нәрсә сөйләп йөрмим. Көнләшә торган гадәтем юк. Туры сүзлелегем кайвакыт яндыра да мине. Күпләргә турысын әйтү ошап бетми. Әмма, начар булса да, мактап утыра алмыйм мин. «Турысын әйткән туганына ярамаган», — диләр бит.
Киленегезгә карата да сез шундый ук таләпчәнме?
Мин беркайчан да кешегә ачуланып әйтмим. Вакытында кисәтеп кую, киңәш бирү — кирәк әйбер. Мин үзем дә тәнкыйтьне кабул итә һәм аңлый беләм. Социаль челтәрләрдә ни генә язмыйлар… Тәнкыйтьнең кайберсе яхшы якка үзгәрергә, үсәргә булыша. Әлбәттә, өйрәтү сүзләренең ишетергә кирәкмәгәннәре дә бар. Алар, киресенчә, көнләшеп әйтелә. Мин инде унсигез яшьлек кыз түгел, шуңа күрә файдалы тәнкыйть белән буш сүзне аера беләм.
Үзем турында усал кайнана дип әйтә алмыйм. Без киленебез белән дуслар. Киресенчә, үземнең улыма шелтә белдерә алам, әмма киленемне яклыйм. Безнең нәселдә киленнәрне чит итү бөтенләй юк. Әнием дә ике килененә дә яхшы мөнәсәбәттә булды. Үзенә ялгыш авырлык килсә дә, аларга бары тик яхшылык кына теләде.
Сиңа авырлык китерсәләр дә кешегә яхшылык теләү дөресме ул?
Бераз дөрес аңламадың. Мәсәлән, киленем миңа йомыш белән мөрәҗәгать итсә, вакытым булмаса да, мин аңа каршы килмим, ярдәм итәм. Үземнең эшем калыр, әмма аңа булышырга кирәк. Аннан соң мин бит ике ул тәрбияләп үстердем, ә кызыбыз булмады. Шуңа күрә киленемне мин үз кызым итеп кабул итәм. Аңа: «Килен», — дип әйткәнем дә юк. Ә кешеләргә килгәндә, сиңа авырлык эшләделәр дип, син дә ул кешегә кыенлык китерергә тиеш түгелсең. Шәхсән мин үч ала белмим.
Сез бала чакта иркә булгансыздыр? Нишләптер миңа шулай тоела.
Мин гаиләдә бишенче бала булып тудым. Әйе, мин иркә булганмын, мине иркәләгәннәр, яратканнар, чөнки мин нәселдә төпчек бала. Алты айда 1,2 килограмм булып кына туганмын, шуңа күрә мине иркәләгәннәр, бүләкләр алып килгәннәр. Әмма, үсә төшкәч, артык иркәләделәр дип әйтмәс идем. Мин туганда әтигә 42 яшь, әнигә — 38, ягъни алар инде олыгая баралар иде. Ә абый-апалар миннән унөчәр-унбишәр яшькә өлкән булгач, алар инде укырга чыгып китте. Шулай итеп бөтен эш минем җилкәмә төште. Беренче сыйныфта укыганда, өйләрне җыештырып, әти-әнинең эштән кайтуын көтә идем. Кечкенәдән үк токмачлар кисә, мич яга белдем. Әле хәтерлим: чуенда аш пешерә идем, чөнки бездә газ плитәсе булмады. Малларны да карадым. Әти-әни кайтуга эш бетәргә тиеш иде, кыскасы.
1,2 килограмм әз бит. Табиблар сезнең сәламәтлек турында ни дигән?
Табиблар шаккаткан. Хәзер 1,2 килолык бала яшәмәс иде дә, ә ул вакытта экология чиста булган. Бер ел мине шәлгә төреп кенә үстергәннәр. Әни сөйләвенчә, бер яшькә кадәр гел йоклаган булганмын. Шуңа хәзер йоклый алмыймдыр да, ул вакытта ук йокымны туйдырганмындыр.
Апа-абыйларыгыз исән-сау?
Иң олы апам исән, абыйларым бар. Ә икенче апам инде безнең арада юк. Әти белән әни дә бакыйлыкка күчте. Нинди озынлыкта гомер юлын үтәсе туган вакытта ук адәм баласының маңгаена язылып куя, диләр бит. Ә яшисе килә! Тормыш матур бит. Кеше никадәр генә зарланса да, яшәүләре рәхәт. Әмма кеше китә, яшьләрне дә озаткалыйбыз. Әле Җәвит белән парлашып оныкларның никахларына, туйларына барасы килә. Тапкан малның рәхәтен дә күреп, үзебез өчен дә яшәргә иде. Әле бит үзебез өчен яшәгән булмады. Ата-аналарның барысы да балалар, оныклар өчен яшидер.
Гаилә тормышы башында матди ягыгыз авыррак булгандыр, әмма, исем булдыргач, акчаны әз эшләмәгәнсездер?
Без Казанга килгәч, бер дустыбыз, бер туганыбыз юк иде. Әле ул заманда машинасы да, телефоны да юк. Икебез арасында булган мөнәсәбәт бар кыенлыкларны җиңәргә булышты. Без һәрвакыт бөтен авырлыкларны да, кулга-кул тотышып, киңәшләшеп, сөйләшеп хәл итә идек. Икәү бергә булгач, җиңелрәк бит: җил-давыл да, бураннар да куркытмый. Хәзер ул авырлыкларны көлеп искә алабыз. Хәтта үзебез дә шул вакытта ничектер җаен таба белгәнебезгә аптырыйбыз. Бәлки авыл баласы булганга, мөстәкыйль булып үскәнгә, чыныктык микән?! Әти-әнидән акча сорамый идек. Миңа авыр икәнен алар сизмәсен дип яшәдем. Хезмәт хакы җитми башлагач, сөт шешәләрен илтә идек. 1 литрлы шешәнең бәясе егерме сум иде.
Авырлыкларны онытып торыйк, Зөлфия апа. Җәвит абый белән ничек кавыштыгыз?
Җәвитне Казанга эшкә чакырдылар. Ә ул: «Өйләнми китмим», — ди. Мин ул вакытта институтта икенче курста гына укый идем. Мин: «Укып бетермичә китмим», — дим.
Кияүсез калам, дип курыкмадыгызмы соң?
Юк, алай дип уйламадым да. Аннан соң Казанга да һәркемне чакырып тормыйлар бит. Ул бит без китаптан гына укып белгән Казан иде. Сөембикәләр, Җәлилләр Казаны бит ул!.. Ул ризалашты, әмма кабат: «Мин өйләнми китмим», — диде. Ә мин кияүгә чыгарга җыенмый идем. Укырга да кирәк бит. «Син Уфада укырсың, ә мин Казанда эшләрмен. Сине болай калдырсам, икенче кешегә кияүгә чыгарсын», — дигәч, ризалаштым. Өйләнешүен өйләнештек, әмма аерым яшәдек.
Бик сирәк күрешкәнсездер?
Атна саен самолет оча иде бит. Мин китәм — ул кайта… Шулай итеп очып, туйдан кергән акчаны бетерә язган идек инде. Әни: «Бу балаларга акча бирсәң…» — дип ачулана иде. Бераз булса да калсын, дип, ике йөз сум акчаны кулдан тартып алды. «Бергә тора башлагач та акча кирәк булыр», — диде.
Бер мәлне Җәвит: «Мин сине сагынам, кайтам», — дип язды. Җәвит абыең өчешәр-дүртешәр бит хат яза иде. Өстәвенә хатларын кайчак көненә ике тапкыр ала идем. Ул шигырьләр дә яза иде хәтта. Мин ул хатларны сакладым, әмма әти: «Балам, хатларны сакларга ярамый. Абыйларның берсе сугыштан хатлар язган иде. Аларны әти-әни саклады, ә ул кайтмады. Үзеңә насыйп яр булмас, хатларны яндыр», — диде. Яндырасым килмәгән иде, әмма туры килде. Бүген шул хатларны алып укыр идем… Аларны хәтта китап итеп тә бастырып булыр иде. Миндә генә ул хәтле телгә байлыгым юк иде. Җәвит абыең хәзер дә иртән торуга шигырь язып куярга мөмкин. Ә мин язуга саран, укыганда да инша язарга яратмый идем.
Җәвит абый кайттымы, сез киттегезме?
Укуны ташладым да Казанга киттем.
Әти-әниегез укуны ташлауны хупламагандыр?
Укуны ташлауны аларга әйтмәдем. Консерваториягә күчмәкче идем, әмма соңга калдым. Уйладым да гаиләне беренче урынга куйдым. Мин бервакытта да карьера, эш дип яшәмәдем. Мин әти-әнигә: «Консерваториягә күчтем», — дидем. Әмма ата-ана сүзеннән чыгарга ярамый. Бала тапкач, консерваториягә барыбер укырга кердем. Беләсеңме, әти белән әни бакый дөньяга күчкәнче, алар сүзеннән бервакытта да чыкмадым. Минемчә, алар, Аллаһ каршысында миңа үз фатыйхаларын калдырып, бәхил булып киттеләр. Алар исән чакта, иртән торуга ук аларның хәлләрен белә идем. Хәтта балалар да: «Әни, син безне калдырасың да Башкортстанга китәсең», — дип үпкәлиләр иде.
Казанга урнашкач, әниегез теге ике йөз сумны биргән идеме соң? Ни алдыгыз?
Бирде, әлбәттә. Иң беренче эш итеп холодильник алып куйдык. Әни: «Кызым, балагыз туар, сөт сакларга кирәк булыр», — диде. Ул холодильникның бәясе 185 сум иде.
«Керделәр дә икәүләп тур башына утырдылар…»
Кул сораулар ничек үткән иде, исегездәме?
Беренче курсны тәмамладым да өйгә кайттым. «Бүген ял итәм, әни белән чәйләр эчәбез. Аннан иртәгәдән өйне җыештыра башлыйм, мәш китерәм», — дидем. Әни белән капма-каршы икәү залда чәй эчеп утырабыз. Бер мәлне дөбер-шатыр бер йөк машинасы капка төбенә килеп туктады. «Нинди машина икән бу, әни?» — дим. Карасам: Җәвитнең әти-әнисе төшеп килә…Йөрәгем, «жу» итеп, табан астына төшеп китте диярлек. Аларның киләсен белмәгән идек, көтмәгәндә булды бу хәл. Тиз генә савыт-сабаларны юарга тотындым. Әле алар кермиләр дә кермиләр. Веранда тәрәзәсеннән карасам, болар ындыр артына китеп баралар. Кызның нинди гаиләдән икәнлеген карап йөргәннәр икән. Әгәр ихатабыз начар булса, мал-туар каралмаса, кереп тә торырга исәпләре булмаган микән?!.. Югыйсә кул сорауга кадәр бер ел элек Җәвит мине әниләре белән таныштырган иде. Без Яңа елны бергә каршы алган идек.
Башта ишектән Җәвитнең әнисе килеп керде дә: «Без ярты бәхет өчен килмәдек, бер бөтен бәхет өчен килдек», — диде. Әле һаман да шушы сүзләрен хәтерлим. Әни дә каушады, чәй куйды. Керделәр дә икәүләп тур башына утырдылар.
Ни диделәр?
Җәвит абыең биш яшендә ятим калган. Әле ул тумаган вакытта әти белән әнисе безнең авылга туйга килгән булганнар икән. Күрше кызы Җәвитләрнең авылына килен булып төшкән икән. Минем әниләр туйдан соң аларны ашка чакырган булган. Әни кул сораганда шушы мизгелләрне искә төшерде. «Җәвитнең үз әнисе шул хәтле матур җырлаган иде», — дип искә ала иде әни.
Иң мөһиме — кул сорарга Җәвит үзе килмәде. Ул елларда әти-әни генә килгән булгандыр. Хәзер бит яшьләр: «Өйләнешәбез», — дисәләр, без сүз әйтмибез. Әмма моңа кадәр ул миңа аның хатыны булырга тәкъдим ясаган иде инде.
Күз колак түгел, үги үз түгел, диләр. Җәвит абый үги әнисе турында ниләр сөйли иде?
Аны беркайчан да яманлап телгә алмады. «Безнең әни әйбәт», — дия иде. Бу апага кадәр әтисе өйләнеп караган булган. Җәвит сүзләренчә, алар өч балага түзә алмыйча, озак тормаганнар. Ә безне сорарга килгән апа, Җәвитнең әтисенә чыкканчы, бер тапкыр да кияүдә булмаган. Аңа җиңел булмагандыр, әмма ул түзгән. «Безне, өч баланы, карап үстерде», — дип сөйли иде Җәвит аның турында.
Биш яшь әз бит. Ул үз әнисенең авырып ятканын һәм җеназа намазы белән алып чыгып киткәннәрен генә хәтерли. Аннан соң Җәвит биш яшькә кадәр елаган. Аңа: «Кем башына елыйсың?» — дип әйткән булганнар. Әнисе үлгәч кенә Җәвит елаудан туктаган.
«Мәхәббәт юк дип әйтеп буламыни?..»
Әниегез киткәч, авыр булгандыр?..
Миңа әле дә авыр. Китеп барганына биш ел булды. Әни киткәч, әти ун ай гына яшәде. Ир кешегә ялгыз калу бик авыр… Әни үлгәч, әтигә бу хакта әйтергә курыктык хәтта. Алар 66 ел бергә гомер иткән иде. Дөрес тәрбия биргәннәре, эшкә өйрәтүләре өчен мин аларга шундый рәхмәтле. Әле дә, өйдә үзем генә калганда, күңелем тулса, әнинең фотосын кулыма алам да аның белән сөйләшәм. Төрле чак була, кайчак балалар белән дә аңлашып бетмибез. «Әни, мин дә шундый бала булдым микән? Сиңа авырлык китергәнем булдымы?» — дим. Аның белән сөйләшкәч, рәхәт булып китә. Ә ул фотодан миңа көлеп, елмаеп карый…Әни: «Уңган хатын-кыз малай таба, бәхетле хатын-кыз кыз таба», — ди иде. Еллар үткәч, шуны аңлыйм: барыбер хатын-кызга кыз бала да кирәк. Барыбер әни белән кыз арасында гына була торган серләр була. Шундый серләрне сөйләр кешем юк…
Килен?..
Киленнең бит үз әнисе бар, кызым. Менә сиңа да әйтәм: кыз бала кирәк, яме?! Әти-әниемнең кызы — мин булдым. Алар дип яшәдем, аларга авыр вакытта, кызыл кар яуса да, кайта идем.
Ник тапмадыгыз?
Улларымны да авыр таптым. Хәтта Илһамны тапкач йөри алмас хәлдә идем. Искәндәр, гомумән, ун елдан соң гына барлыкка килде. Табасы булган…Әмма табиблар киңәш итүенчә, өченчесе турында уйларга да ярамый иде. «Инвалид булып калу куркынычы бар», — диделәр.
Әниегез китеп барганда, сез кайда идегез?
Әни өлкән улым Илһамның туган көнендә үлде. «Әни, көтеп тор, Илһамның туган көненә генә кайтып киләм», — дидем. Баланың күңелен дә күрәсе килә бит. Туган көндә утырдык та өйгә кайттык. «Җәвит, әни янына кайтып китим», — дим. «Тукта, иртән кайтырбыз», — ди. Кулымнан бер эш килми, креслода утырам…Җәвит абыеңның сүзен тыңлап, кайтмый калдым. Төнге дүртләрдә йоклап китүем генә булды, телефон шалтырый… Абый: «Әни үлде», — диде. Бер сәгать акырып еладым. Җәвит тә туктата алмый. «Ник китмәдем? Ник сине тыңладым?» — дим. Әнием янында була алмадым… Шуннан соң юлга чыктык. Юл буе өчесе, җидесе турында сөйләшеп кайттым. Башым эшләми… Казан белән туган авыл арасы ул төнне шундый озак тоелды миңа. Бер тәүлек буе кайткан кебек булды. Кайтып кердем… (елый). Бүгенгедән исемдә: әнинең битендә бер җыерчык юк иде. Аңа яулыклар бәйләгәннәр, ул яңа туган сабый кебек ята…
Сез барыбер бәхетледер?
Бәхетлемен, әлбәттә, чөнки янымда мине аңлаган, мине яраткан Җәвитем бар. Исәнлекне, тигезлекне бирсен Аллам. Яшьлек ул ничек тә үтә, яшь чакта без көчле бит. Ә менә картайгач, сәламәтлек турында да уйланасың. Аннан соң тигезлек кирәк. Әни китеп баргач, әтинең яшисе дә килмәде…"Мин бер кирәкмәс багана», — дия иде ул, мәрхүм. Ун ай сөйләшмәде дә, юньләп ашамады да.
…Безнең әни өч ел сукыр булып утырды. Шуннан соң аны Казанга, операция ясар өчен, алып киттек. Операция уңышлы үтте, әни күзен ачты. Әни бездә ике атна торды, әмма без аны анда көчләп тоттык, дисәм дә була. Хәтта барганда да ул киреләнде. «Әтиегез үлдеме әллә? Шуңа мине Казанга алып барасыз», — дия иде. Ул бит күрми… Шулай итеп ике атна көчкә бездә торгач: «Әтиегез мине югалткандыр, мине ачуланыр инде», — дия башлады. Әйтерсең лә аңа унсигез яшь, һәм әти аны ачулана ала. Шулай итеп кайтарып куйдык без аны. Әни: «Мәскүрем, син мине сагындыңмы?» — ди әтигә. «Син кайда шулай озак йөрдең соң?» — ди әти. «Юк, син әйт әле, мине сагындыңмы?» — ди әни. Мәхәббәт юк дип әйтеп буламыни?..
«Кайбер җырны хәтта танып та булмый»
Сез гастрольләргә чыгып киткәнгә улларыгыз үпкәләгәндер?
Кайткач, кая барасылары килә, шунда алып бара идем. Үпкәләгән инде алар. Кайчандыр хәтта искә төшереп тә куялар. Мәсәлән, 8 Март бәйрәменә балалар бакчасында әниләргә бүләкләр әзерлиләр бит. Шундый вакытларда кыен булгандыр. Өйгә кайткач бирәләр иде. Әмма тамакларында төер тора иде. «Башка балалар әти-әниләренә бүләк иткәндә, сез юк идегез» — дип әйтәләр иде.
Хәзер үз йортыгыз белән яшисездер?
Без бит авыл баласы!..12 ел элек үз йортыбызга күчкән идек. Мин җирсез тора алмыйм, чүп утарга яратам.
Җәвит абый нинди ир?
Җәвит абыең чын ир-ат. Аны юморист буларак белүчеләр көлеп кенә йөри торган дип уйлыйлардыр. Ул бик җитди, кирәгендә усал да була белә. «Чын ир нинди була?» — дисәләр: «Җәвитем кебек», — дияр идем. Гаилә җанлы кеше, балаларны, оныкларны, мине ярата.
Сез, консерватория тәмамлаган белгеч буларак, Искәндәрнең җырлавы турында ни әйтә аласыз?
Мин, гомумән, яшьләрне тыңларга яратам. Алар эстрадада хәзер әз түгел. Төрле жанрларда җырлыйлар: рэп, опера, шансон һәм башкалар. Һәрбер тамашачы үзенә охшаган жанрны сайлап ала. Берсен дә сүкмим. Миңа халык җырларын бозып башкару гына ошамый. Стилен үзгәртәләр хәзер, алай ярамый. Кайбер җырны хәтта танып та булмый. Ул көйнең композиторы кайтса, ул үз иҗат җимешен танымас та.
«Худсовет»ларны үтеп йөргәнсездер?
Әлбәттә, үттек, алтын фондта күп җырларыбыз саклана. Берсендә Гөлшат Зәйнәшеваның «Вәгъдә» җырын яздырырга килгән идем. Әллә өч тапкыр яздырдым. «Вәгъдә» сүзен дөрес әйтми идем. Хәзер «худсовет» җитми.
Кыска итәк киясез, әйеме?
Элек тә кия идем, хәзер дә. Миңа ирем бер сүз әйтми. Әгәр ачуланса, кимәс идем. Ни генә язмыйлар инде… «Ачык күлмәк киясең. Килешми», — диләр. Сүксеннәр! Кысканы киям, чөнки миңа уңайлы. «Син мөселман, җиңле озын күлмәк кияргә кирәк», — диләр. Эчең чиста булсын! Әгәр эчеңдә пычрагың булса, аны озын күлмәк кенә каплый алмый. Кая барганымны белеп барам. Кирәк икән, озын күлмәк тә киям, яулык та бәйлим. һәркем үзен-үзе белсен, кеше тикшерергә ярамый.
Җәвит абый эчәме ул?
Ул бит авыру түгел. (көлә). Ник эчмәсен?! Яшәгәнебезгә 34 ел була. Бервакытта да аңа: «Эчмә», — дип, чеметеп, аягына басып утырмадым. Кысылганым да юк, минем эш түгел ул. Мин гаиләдә эчкән кешене күреп үсмәдем. Әти бераз гына, кунаклар килсә, чамасын белеп, эчәргә мөмкин иде. Җәвит тә шулай ук. Кунакны бергә каршы алабыз, бергә озатабыз. Әти эчеп исергәнне яратмый иде. «Ашап эш, туганкаем», — дип сүгә иде.
Җәвит абыйның иң начар ягы нинди?
Җәвит абыең гырлый! Элегрәк ничектер йоклаганмындыр?! Хәзер йоклап булмый. Әмма аны уятмыйм, сыпырам гына. Мин аны ничек бар, шулай яратам.
Хыянәт мәхәббәтне «вата» аламы?
Мин Җәвиткә: «Хыянәтне беркайчан да кичермәячәкмен», — дидем. Мин чүплектә ятмадым. Җәвит беркайчан да хыянәтне кичермәячәгемне һәм үз-үземне хөрмәт иткәнемне белә.
34 ел әз түгел. Һаман да бергә йоклыйсызмы?
Әйе! Бары тик онык килсә генә аерым йоклата. Әмма бу очракта да Җәвит абыең минем яныма идәнгә ята. Хәзер: «Тәтәй, син гырлыйсың», — дип куып чыгара. Әллә ничә керә ул бүлмәгә, ятим бала кебек йөри. Әни: «Балалар, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Талашсагыз да, сугышсагыз да, аякларыгыз бер юрган астында булсын», — диде. Әле күп-күп еллар дус-тату яшәргә язсын, Амин!