Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллинаның гаиләсе виноградсыз кала язган

Җырчы виноградны карап үстерү һәм саклау буенча киңәшләр дә биргән.

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллинаның гаиләсе виноградсыз кала язган
«Татар-информ» архивы

Зөлфирә Шәйдуллина бакчада үзләре үстергән виноградны җыйганнан соң фотога төшкән.

«Бакчага күз ял иттерергә чыккан идем. Виноградны шөпшәләр әйләндереп алган. Тизрәк җыеп алдык.

Виноградны ничек итеп үстерү һәм саклау серләрен сезгә дә язып үтәм.

Иртә яздан «хорус» белән эшкәртәбез. Яфрак ярып чәчәккә бөреләнгәч, кабатлыйбыз. Чәчәк атканда завязь яки бордоска сиптерәбез. Виноградлар төшкәч, «хорус» яки «тиовит Джет» сиптерәбез. Виноградлары өлгергәнче тагын бер кат кабатлыйбыз. Мучнистая роса, черек авырулары белән зарарланмый. Узган ел сиптермәдек, ике төп виноградыбыз чирләде, соңыннан корыды.

Көздән көл, черемә кертәбез, әчетелгән катнашма сибәбез.

Кышка виноградларның ботакларын яхшылап кисәбез (озынлыгы 2 м кала). Яшел сабакларын бөтенләе белән кисәбез, чөнки кышка барыбер өшиләр. Кара бурый виноград ботакларын гына калдырабыз. Ботакларны бәйлибез, астына такта яки ылыс салабыз (чермәсен һәм юешләнмәсен өчен). Ашлама капчыгы белән төрәбез дә, очып китмәсен өчен балчык сибәбез (такталар белән бастырып куйсагыз да була).

Шушы гади кагыйдәләрне үтәсәгез, виноградыгыз баллы, зур һәм күп булачак!» — дип язган җырчы.

Бер төркем инстачылар җырчының уңганлыгына сокланса, икенчеләре виноградны эшкәртү ысуллары белән килешмәгән.

«Ул кадәр химия белән виноград булмый инде ул, агу була. Химияле виноград кибеттә дә бар», «Бернәрсә белән дә эшкәртмибез, черемә һәм табигый ашлама гына кертәбез. Виноград күп була», — дип язган виноградчылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100