news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өченче тапкыр әби-бабай булган

Җырчыларның олы уллары Илһам гаиләсендә тагын бер бәби дөньяга килгән.

news_top
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өченче тапкыр әби-бабай булган
Рамил Гали

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар инстаграмда зур шатлыклары белән уртаклаша. Җырчылар өченче тапкыр әби-бабай булган.

«Ура, өченчегә дәү әни, дәү әти булдык. Балалар шатландыра, Аллаһка шөкер. Алтын канатлы, иманлы, бәхетле бала булсын! Барыбызга да бәхет, шатлыклар китерсен! Һәр бала үз бәхете белән туа дип әйтәләр, бәхетле генә булсын», — дип язган юмор остасы үз сәхифәсендә.

«Ноябрь аенда Җәвит абыегызның юбилеена бик зур бүләк булып тагын бер оныгыбыз туарга тора. УЗИ үттеләр, тагын бер малаебыз булачак. Илһамның 9 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы бар инде. Ә кечкенә улыбыз өйләнмәде әле», — дип сөйләгән иде Зөлфия Шакирова «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар