Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар бала имезүче Алсуның теләген үтәгән

Җырчы Алсу Фазлыева иҗади гаилә пешергән сарык итенә кызыккан булган.

news_top_970_100
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар бала имезүче Алсуның теләген үтәгән
https://www.instagram.com/javit_shakirov_official/

Җырчы Алсу Фазлыева Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның инстаграм битен карарга ярата икән.

«Гаиләләре белән җыелышып, бакчаларында бергә тәмле ризыклар пешерәләр. Сокланып карап торабыз, күз тимәсен.

Кичә тәмле сарык итен пешергәннәрен кургәч, Җәвит абыйга: «Офиска да алып килегез әле", - дип язган идем, Зөлфия апа буген ук алып килде. «Бәби имезүче хатын-кыз корсаклы хатын-кыз белән бер, күкрәкләрең шешмәсен», - диде», - дип язган нәни Зифаны тәрбияләүче Алсу.

Видеода Алсу Фазлыева олы йөрәкле, мәрхәмәтле иҗади гаиләгә рәхмәт әйтә. Әле алай гына түгел, күчтәнәч итеп китергән сарык итен, җиләк белән кыярны да күрсәтә. Арасында ике кыяр кушылып үскәне дә эләккән. «Җәвит абый шушы кыяр кебек бер-берегезгә ябышып яшәгез дип әйтте», — ди Азат Фазлыев.

Инстачылар бала имезгән Алсуга кыяр ярамавын язган. «Су гына сибеп үстердек, чама белән ашаса ярый», — дип җавап язган Зөлфия Шакирова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100