news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллинаның яңа җыры чыкты

Ул бу җырны Фирзәр Мортазиннан сорап алган булган.

news_top
Зөлфирә Шәйдуллинаның яңа җыры чыкты
«Татар-информ» архивы

Зөлфирә Шәйдуллина яңа яздырган җырын миләш агачы янында башкарган видео куйган. Уйланырга мәҗбүр итә торган җыр «Бер гомер җитәрме икән» дип атала.

«Бүген яңа җырым дөнья күрде! Шундый яраттым мин бу җырны! Фирзәр абыйдан «менә-менә, шушы җырны яраттым» дип сорап алганым да истә», — дип яңалыгы белән бүлешкән җырчы.

Җырның сүзләрен Рузилә Гатауллина язган.

Җырчының тамашачыларны «искиткеч матур, шәп җыр», дип бәяләгәннәр.

«Зөлфирәкәй, бик матур жыр, синең башкаруыңда авыл турында җыр ишетәсе килә, син дә, без дә чын авыл балалары бит», — дип тә язган бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар