Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинага: «Кияүгә чыкканчы матуррак идең!»

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина Инстаграм сәхифәсендә тормыш иптәше Алмаз Мирзаянов белән төшкән фото урнаштырган. Инстачылар Зөлфирәдә үзгәрешләр сизгән.

news_top_970_100
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинага: «Кияүгә чыкканчы матуррак идең!»
Салават Камалетдинов

«Җомга көннәре мөбарәк булсын! Ял көнендә кемнәр нәрсә эшли буген?» — дип язган җырчы.

Зөлфирәнең фотосы инстачыларда сораулар тудырган.

«Ник ябыктың син, сеңлем? Кияүгә чыкканчы матуррак идең! Юктыр бит?» — дип гаҗәпләнгән җырчының виртуаль дуслары.

«Кемнең кемдә ни эше бар? Ябыкканмы ул, тазарганмы? Нинди халык яши бездә? Кеше тикшерүдән кала эшләре юк, менә мин дә азрак ябыктым, миндә дә нәрсәдер булырга тиешме, ул яшьтән узсам да? Нигә, Зөлфирә, син алар алдында акланасың? Үзгәрешләр дә булыр, һәрнәрсәнең үз вакыты. Татарда гайбәтне яраталар инде»;

«Зөлфирә - артис бит ул! Шундый булырга тиеш. Гәүдәсе матур, нәфис. Үзен карап тора»;

«Ябыкмаган ул, бик матурлар, күз тимәсен, артистлар шулай формада торырга тиеш. Кеше дарулар эчеп ябыга әле, афәрин, фигураң да матур, Зөлфирә! Ябыксалар да гаеп түгел, фото куйсаң, кеше хәзер минуслар эзли башлый, әйтерсең үзләре 100 процент», — дип җавап бирүче инстачылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100