Зөлфирә Шәйдуллинадан виноград кайнатмасы рецепты
Җырчы вареньены бакчасында үстергән виноградтан ясаган.
Кайнатма өчен 1,5 кг чиста итеп юылган виноград, 1,5 стакан шикәр комы, 250 мл чиста су әзерләп куярга кирәк.
Беренче эш итеп ширбәт ясыйбыз.
Кәструлдә су кайнап чыккач 1,5 стакан шикәр комын салырга. Шикәр эреп, кайный башлагач, виноградны салып, 10-15 минут кайнатырга.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм салкын урынга куярга.
«Варенье тиз әзер була. Безгә ошады», — дип язган җырчы.