Зөлфирә Шәйдуллинадан «нык шәп» камыр рецепты
Җырчы әче камыр рецепты белән уртаклаша.
«Нык шәп камыр рецепты», — дип язган җырчы Зөлфирә Шәйдуллина үзенең Инстаграм аккаунтында. Ул әче камыр рецепты белән уртаклаша.
1 йомырка
¼ стакан шикәр комы
1 чәй калагы тоз
1 аш кашыгы коры чүпрә
6 аш кашыгы сыек май
0,5 литр кайнаган җылымса су
«Барысын бергә бутап камыр басабыз. Онны үзегез чамалап саласыз. Камыр бик йомшак та, бик тыгыз да булырга тиеш түгел. Өстен капларга һәм бер сәгатькә җылы урынга куярга. Мин ясап карадым, өйдәгеләр бик ошатты, кетердәп тора», — дип аңлата ул.