Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллинадан хинкали рецепты

«Иң яраткан ризыгымның рецепты белән бүлешәм», - дип язган җырчы.

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллинадан хинкали рецепты
Салават Камалетдинов

Хинкали — грузин ризыгы. Аның камыры өчен су, тоз һәм чама белән онны тугларга кирәк. Каты, тыгыз камыр булырга тиеш. Камыр үзләнсен өчен озак итеп басарга кирәк.

Эчлек өчен: фарш, 1-2 баш суган, 3-4 тырнак сарымсак, 1 бәйләм кинза, тоз һәм борыч. Фарш үзенә сеңдерә алганча су кушарга кирәк (кайнап суынганны).

Иткә суганны һәм сарымсакны угычтан уып салырга.

Камырны бәләкәй түгәрәкләргә бүләргә һәм азрак җәяргә.

Түгәрәкләргә эчлекне салганнан соң, бөгәргә. Идеаль вариантта 12гә бөгәләр. Артык камырны кисеп алырга кирәк.

Алдан эзерләнгән кайнап торган суга хинкалиларны салырга һәм ябышмасыннар өчен болгаткалап алырга.

Якынча 10 минут эчендә пешеп чыга. Пешкәнен ничек аңларга? Алар арты белән өскә бүлтеп чыга.

«Хинкалиларны кул белән ашыйлар. Башыннан һәм кырыеннан тотып. Иң беренче тешләп, шулпасын эчәсең, аннан ите белән камырын ашыйсың», — дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100