news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллинадан дучмак рецепты

Җырчы үзе дучмакның майда кызганын ярата икән.

news_top
Зөлфирә Шәйдуллинадан дучмак рецепты
«Татар-информ» архивы

Зөлфирә Шәйдуллина дучмак пешерү өчен апасының фирменный камыр рецептын тәкъдим итте

Камыр өчен: 1 йомырка, 1, 5 чокыр сөт (әзрәк әчегән), ярты стакан сыек май, 3 аш кашыгы майонез; 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы сода һәм чама белән он.

Камырны яхшылап басып, каплап алып куярга.

Эчлек әзерләү өчен бәрәңгене әрчеп суда пешерергә. Ярты уч сыер маен плитәдә эретергә һәм стакан ярым чамасы сөт салырга. Кайнап чыккач сүндерергә.

Бәрәңге пешкән суын яхшылап саркытып түгәргә, бераз төеп алгач, майлы сөтне бәрәңге өстенә салып төясе, 3 йомырка, тәменчә тоз салырга кирәк.

Камырны икегә бүлеп, түгәрәкләр ясарга, эченә төелгән бәрәңгене салырга, бөгәргә һәм майланган, җылынган табага тезәргә.

Духовкада 20-30 минут эчендә тәмле итеп пешеп тә чыга.

«Ә мин майга кыздырылган дучмак яратам. Табага күп итеп сыек май саласың, кайнарландырып аласың да ике яктан дучмакларны кыздырып аласың. Бәрәңгесе өстендә кетердәп торган әйбере генә дә ни тора!», — дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар