news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина Төркиядә ял итүчеләр өчен татарча җырлаган

Җырчы куйган видеода ял итүчеләр татарча җыр көенә рәхәтләнеп бии.

news_top
Зөлфирә Шәйдуллина Төркиядә ял итүчеләр өчен татарча җырлаган
«Татар-информ» архивы

Зөлфирә Шәйдуллина белән ире Алмаз Мирзаянов Төркиядә ял итә. Җырчы ял итүчеләр өчен «Кайтам әле туган ягыма» дигән җырын башкарган. Видеода күренгәнчә, тамашачылар җырчыны бик җылы кабул иткән, биючеләр дә бар.

«Түзмәде татар йөрәге. Русчаларымны төрекчәләремне бутап, аңлатып карадым мин бу җырның мәгънәсен», - дип язган җырчы.

«Молодец, җырны тыңлаганда каз тәннәре, күздән яшьләр чыкты. Читкә киткәч, туган якны ничек яратканыбызны аңлыйбыз»;

«Яратам шундый кешеләрне… Мин татар, мин Татарстаннан дип горур атлап йөргән кешеләрне… Молодец»;

«Афәрин. Татарны танытасыз. Җырламыйча кайтмассыз дип уйлаган идем»;

«Мең рәхмәт, Зөлфирә! Синең кебекләр булганда татар һәм татар теле яшәячәк», — дип җырчыны хуплаган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар