Зөлфирә Шәйдуллина «Сагыну» җырын яздырган
Җырчы бу хакта инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итә.
Зөлфирә Шәйдуллина җыр яздыру процессын күрсәтте.
«Сагыну» җыры яздырылды. Марат Мухинның студиясендә булдык без бүген! Рәхәт булды, рәхмәт! Сезнең белән бергәләшеп концертларыбызда җырларга язсын бу җырны», — дип язган җырчы.
«Тавышың чишмә суы кебек», «Искиткеч», «Минем яраткан җырым. Шәп! Яратам җырларыңны», «Матур, күркәм тавыш! Берүк бетә күрмәсен бу моңлы тавыш», — дип язган җырчының иҗатын яратучылар.