Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина Кукмара районы Балыклы авылында Сабан туенда кадак кагу ярышында катнашкан һәм җиңгән.
«Ярый әле авылда тудым дигән горурлык хисе бармы?» — дип сораган инстачыга: «Әлбәттә. Ярый курчак белән уйнмамаганмын, әтинең гаражында ятканмын», - дип җавап язган җырчы.
«Алмазга эш бетә болай булса», «Микрофон гына түгел, чүкеч тә тота беләсез», «Булганнан бар да була! Алмаз өй төзергә җыена түгелме, син уң кулы буласың инде!» — дип мактаган җырчыны виртуаль дуслары.
«Уеннарда катнашмасагыз, үзем җыеп кайтам бөтен «чукечләрегезне», — дип тә шаярткан җырчы.